Пенза округы (рус. Пензенский округ) — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Пенза шәһәрендә урнашкан булган.
Тарих
Пенза округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Пенза губернасының Түбән Ламу, Чамбар һәм Пенза өязләре җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Пенза округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.
Административ бүленеш
Пенза округы 14 районга бүленгән була:
- Анучино районы,
- Башмаково районы,
- Голицино районы,
- Исса районы,
- Каменка районы,
- Керенск районы,
- Кучко-Ялар районы,
- Лунинец районы,
- Мокшан районы,
- Түбән Ламу районы,
- Пачелма районы,
- Пенза районы,
- Поим районы,
- Түбән Ламу районы,
- Чамбар районы.
Моны да карагыз
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.