Тәкбир
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тәкбир (гарәп. تكبير тәкбир — «олылау»[1]) — Исламда «Алла́һе ә́кбәр» («Аллаһ — иң бөек») сүзләре белән Аллаһны олылау.
Тәкбирнең кулланылышы төрле; ура сүзе кебек, аны еш кына шатлыктан кулланалар. Аерым алганда, ислам сугышчылары тарафыннан сугыш кычкыруы? буларак кулланыла. Шулай ук аны кул чабулар урынына да кулланалар; нотык сөйләүче сүзен тәмамлагач, берәрсе:тәкбир! дигәнгә, башкалар җыйнаулашып Аллаһе әкбәр дип җавап кайтаралар. Тәкбир намазда да, азанда да кулланыла.
Тәкбир берничә дәүләтнең байракларында язылган: Гыйрак, Иран, Әфганстан байракларында. Ул шулай ук Пакистан Ислам Җөмһүриятеның талиблар идарә иткән Вәзиристан вилаяте байрагына да язылган.
Аллаһе әкбәр сүзтезмәсе Ливия гимны кушымтасында да кулланыла һәм бу гимнның исеме буларак кулланыла.