Тимербәк Дәүләтшин
татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Тимербәк яки Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин (шулай ук Тамырбәк)[2] — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.
Кыска фактлар Тимербәк Дәүләтшин, Туган телдә исем ...
Тимербәк Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин |
Туган | 26 май 1904(1904-05-26) яки 1904[1] Уфа губернасының Җилдәр авылы |
Үлгән | 7 сентябрь 1983(1983-09-07) яки 1983[1] Мюнхен |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | тарихчы, юрист, язучы |
Ябу
Википедиядә Дәүләтшин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. 1944 елда татарча-алманча сүзлекне тәмамлый. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.
Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[3]