![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/99/TLG.jpg/640px-TLG.jpg&w=640&q=50)
Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны
From Wikipedia, the free encyclopedia
2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итә.[1]
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/99/TLG.jpg/640px-TLG.jpg)
![]() |
Татар теле порталы |
![]() |
Тел порталы |
![]() |
Тел белеме порталы |
![]() |
Әдәбият порталы |
![]() |
Мәгариф порталы |
![]() |
Татарстан порталы |
![]() |
Тарих порталы |
![]() |
Сәясәт порталы |
Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.
Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин я гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин я гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.
Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин я гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.
Кирил әлифбасы
А а | Ә ә | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё |
Ж ж | Җ җ | З з | И и | Й й | К к | Л л | М м |
Н н | Ң ң | О о | Ө ө | П п | Р р | С с | Т т |
У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Һ һ | Ц ц | Ч ч | Ш ш |
Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э | Ю ю | Я я |
Латин әлифбасы:
A a | Ä ä | B b | C c | Ç ç | D d | E e | F f |
G g | Ğ ğ | H h | I ı | İ i | J j | K k | Q q |
L l | M m | N n | Ñ ñ | O o | Ö ö | P p | R r |
S s | Ş ş | T t | U u | Ü ü | V v | W w | X x |
Y y | Z z | ' |
Гарәп әлифбасы:
ﺋﺎ | ﺋﻪ | ب | ﺝ | ﭺ | ﺩ | ئ | ف |
ﮒ | ع | ﻪ | ئِ | ﻯ | ﮋ | ﻛ | ق |
ل | م | ن | ڭ | ِﺋوُ | ﺋوُ | ﭗ | ﺭ |
ﺱ | ش | ﺖ | ِﺋو | ﺋو | ۋ | و | ﺡ |
ﻲ | ﺯ | ﺀ |