Тайваньда президент сайлаулар From Wikipedia, the free encyclopedia
2024 елда Тайвань (Кытай Республикасы) президентын сайлаулар (кыт. 2024年中華民國總統選舉) ― 2024 елның 13 гыйнварында парламент сайлаулары белән бер үк вакытта узган[1][2]. Сайлауларда илнең яңа президенты һәм вице-президенты сайланган. Хәзерге президент Цай Инвэнь[d] инде бу вазифада ике срок булганга күрә, сайлауга кандидатурасын куя алмаган[3].
← 2020 2028 → | |||
Тайваньда президент сайлаулары (2024) | |||
---|---|---|---|
2024 елның 13 гыйнвары | |||
Кандидат | Лай Циндэ | Хоу Юи | Кэ Вэньчжэ |
Фирка | Демократик прогрессив партия | Гоминьдан | Тайвань халык партиясе |
Голосов | 5 586 019 (40,05 %) |
4 671 021 (33,49 %) |
3 690 466 (26,46 %) |
Сайлауларда 40,05 % тавыш җыйган, идарә итүче Демократик прогрессив партиядән кандидат Лай Циндэ җиңгән[4], ул Тайвань бәйсезлеге һәм АКШ белән якынаю тарафдары буларак билгеле[4][5]. Президент инаугурациясе 2024 елның 20 маена планлаштырылган.
Кытай Республикасының 40 яшьтән ким булмаган гражданы Президент итеп сайланырга мөмкин. Шул ук таләп бер үк вакытта сайлана торган вице-президентка да кагыла[6]. Президентның вәкаләтләре дүрт ел тәшкил итә, һәм бер үк кеше бер тапкыр яңадан сайлана ала.
Тайваньның йорт хуҗалыклары реестрында тавыш бирү хокукы булган гражданнарны исәпкә алу автомат рәвештә алып барыла. Әгәр дә граждан чит илдә яшәмәсә, тавыш бирү өчен аерым теркәлергә кирәк түгел. Тавыш бирү мөмкинлеге 20 яшьтән бирелә.
Билгеләнгән вакытка кандидатлар буларак өч кеше теркәлгән. Президентлыкка барлык кандидатлар да элек махсус округлар мэрлары вазифаларын биләгәннәр. Сайлауларда Тайваньның иң зур партияләреннән өч кандидат катнаша: Демократик прогрессив партиядән Лай Циндэ, Гоминьдан партиясеннән Хоу Юи һәм Тайвань халык партиясеннән Кэ Вэньчжэ.
Кандидатлар:
Демократик прогрессив партия | |||||||||||||||||||||||||||
Лай Циндэ | Сьяу Бикхим | ||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
президентлыкка | вице-президентлыкка | ||||||||||||||||||||||||||
Тайвань (Кытай Республикасы) вице-президенты (2020—Калып:Н.в.) |
Тайваньның АКШтагы вәкиле (2020—2023) | ||||||||||||||||||||||||||
Кандидатлар:
Кандидатлар:
Тайвань халык партиясе | |||||||||||||||||||||||||||
Кэ Вэньчжэ | У Синьин | ||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
президентлыкка | вице-президентлыкка | ||||||||||||||||||||||||||
Тайбэй мэры (2014—2022) |
парламент депутаты (2022—х. в.) |
Кандидатлар | Партия | Тавышлар | % | |
---|---|---|---|---|
президент | вице-президент | |||
Лай Циндэ | Сьяу Бикхим | Демократик прогрессив партия | 5 586 019 | 40,05 |
Хоу Юи | Чжао Шаокан | Гоминьдан | 4 671 021 | 33,49 |
Кэ Вэньчжэ | У Синьин | Тайвань халык партиясе | 3 690 466 | 26,46 |
Гомуми мәгълүмат | ||||
Дөрес дип табылган бюллетеньнар | 13 947 506 | 99,28 | ||
Гамәлдән чыгарылган бюллетеньнар | 100 804 | 0,72 | ||
Барлык тавыш | 14 048 310 | 100 | ||
Сайлаучылар саны/Катнашу | 19 548 531 | 71,86 | ||
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.