![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/82/Tawakkol_Karman_%25282019%2529_II.jpg/640px-Tawakkol_Karman_%25282019%2529_II.jpg&w=640&q=50)
Тавакуль Карман
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тавакуль Абдел-Салам Карман (гарәп. توكل عبد السلام خالد كرمان; [Tawakkul 'Abd us-Salām Karmān], шулай ук Таваккуль, Тавакель[12][13]; 7 февраль 1979 ел, Таиз, Йемен Гарәп Республикасы) — Йемен хокук яклаучысы, журналист һәм сәясәтче. «Хатын-кызлар хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Лейма Гбови һәм Элен Джонсон-Серлиф белән тынычлык өчен 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты. Нобель премиясе алган беренче Йемен гражданы, беренче гарәп хатыны, икенче мөселман хатыны, шулай ук иң яшь Нобель премиясе лауреатларының берсе.
гарәп. توكل عبد السلام خالد كرمان | |
![]() | |
Җенес | хатын-кыз[1][2] |
---|---|
Ватандашлык |
![]() |
Туу датасы | 7 февраль 1979(1979-02-07)[6][7][6] (45 яшь) |
Туу урыны | Таиз[d], Таиз[d][8] |
Кардәш | Safa Karman[d] |
Һөнәр төре | антивоенный активист, журналист, сәясәтче, хокук яклаучысы |
Эшчәнлек өлкәсе | кеше хокуклары |
Әлма-матер | Университет Саны[d], Альберта университеты[d] һәм Ловеллдагы Массачусетс үнивирситите[d] |
Әгъзалык | Нобелевская женская инициатива[d][9] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | tawakkolkarman.net(гар.)(ингл.) һәм tkif.org/en/ |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 1 233 028 |
![]() |
2011 елда Йемен революциясе (Гарәп язының өлеше) вакытында билгелек ала[14].
2005 елдан журналистика белән шөгыльләнә. Матбугат азатлыгын яклап акцияләр оештыра. Туниста Бен Алины отставкага җибәрткән "Ясмин революциясе"н яклап чыга; Йемен президенты Сәлихнең сәяси оппоненты була.
WikiLeaks мәгълүматлары буенча, Сәгүд Гәрәбстаны сәясәтенә ачыктан-ачык каршы чыккан Тавакуль Карман бу илдә бу хөкүмәтнең кайбер вәкилләре белән яшерен очрашулар үткәрә һәм алардан ярдәм сорый, шулай ук Мансур Һадины Әл-Кайда яклы булуда гаепли.