Стәрлетамак
From Wikipedia, the free encyclopedia
Стәрлетамак (баш. Стәрлетамаҡ, рус. Стерлитамак) шәһәре — зурлыгы буенча Башкортстанның икенче каласы, зур үсеш алган сәнәгать, бай мәдәни-милли мираслы һәм чирек миллионлы Көньяк Уралның шактый зур Татар мегаполисы[чыганагы?].
Стәрлетамак | |
рус. Стерлитамак | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1735[1] |
---|---|
Рәсми исем | Стәрлетамаҡ |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Стәрлетамак райуны, Городской округ город Стерлитамак[d][2], Башкорт Совет Республикасы һәм Стәрлетамак өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ город Стерлитамак[d][2], Башкортстан, БАССР, Стәрлетамак өязе һәм Стәрлетамак кантуны |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 280 233 (2017)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Яңа Чабаксар |
Мәйдан | 108,52 км² |
Почта индексы | 453100 |
Рәсми веб-сайт | sterlitamakadm.ru |
Һәйкәлләр исемлеге | Список памятников культурного наследия Стерлитамака[d] |
Беренче язма телгә алу | 1766 |
Җирле телефон коды | 3473 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Стәрлетамак Викиҗыентыкта |
Элек 1780-1922 елларда Стәрлетамак өязе, 1919-1922 елларда Россиянең беренче милли автономия - Кече Башкортстан үзәге. 1922—1930 елларда гамәлдә торган Стәрлетамак кантоны үзәге.
1930 елдан бер вакытта Стәрлетамак районының үзәге (составына инми). 1952—1953 елларда гамәлдә торган Стәрлетамак өлкәсе үзәге.
2010 елның 1 гыйнварына 273 394 кеше яши[4]. 2018 елда ― 279 600 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 280 500 кеше[5].
Агыйдел урта агымының уң ярында, Ашказар һәм Стәрле елгалары кушылган җирдә урнашкан. Стәрле сүзе фарсы телендә су дигәнне аңлата. Шәһәр, нигездә, сода чыгару, каучык эшләү белән бөтен ил күләмендә танылган.[6]