From Wikipedia, the free encyclopedia
Стивен Уильям Һокинг (ингл. Stephen William Hawking, 8 гыйнвар 1942, Оксфорд, Бөекбритания — 14 март 2018, Кембриҗ, Бөекбритания) — инглиз нәзарый физигы һәм фәнне популярлаштыручы. Дөньяның Зур Шартлау нигезендә барлыкка килүе турында тәгълиматы һәм кара тишекләр теориясен өйрәнгән. Кече массалы кара тишекләр, үзләренең вакыйгалар офыгында Һокинг нурланышын чыгарып, энергияләрен югалталар һәм, ахыр чиктә, «үләләр» дигән гипотезаны әйткән[20][21][22].
Стивен Һокиң | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Stephen William Hawking |
Әйтелеш | |
Туган | 8 гыйнвар 1942[1][2][3][…] Оксфорд, Англия, Бөекбритания[4] |
Үлгән | 14 март 2018[3][5][6][…] (76 яшь) Кембриҗ, Англия, Бөекбритания[7][4] |
Үлем сәбәбе | ян амиотрофик склерозы[d] |
Күмү урыны | Вестминстер аббатлыгы[d][8] |
Яшәгән урын | Англия |
Ватандашлыгы | Бөекбритания[9][4] |
Әлма-матер | Университет көллияте[d], Тринити Һолл[d][10], школа Св. Альбана[d], Кембриҗ университеты[11], St Albans High School for Girls[d] һәм Byron House School[d] |
Һөнәре | физик-назарияче, космолог, язучы |
Эш бирүче | Гонвилл һәм Кай көллияте[d][12], Кембриҗ университетының математика факультеты[d][12], Perimeter Institute for Theoretical Physics[d][13], Кембриҗ университеты[14][15] һәм Калифорния технология институты[d][16] |
Җефет | Җейн Вайлд Һокиң[d][17] һәм Элен Мейсон[d] |
Балалар | Лүси Һокиң[d][4], Роберт Һокиң[d] һәм Тим Һокиң[d] |
Ата-ана | |
Спорт такымы әгъзасы | University College Boat Club[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать бакалавры[d] (1962) һәм докторлык дәрәҗәсе[d] (1 март 1966) |
Гыйльми исем: | математиканың Лукас прафисыры[d] |
Фән өлкәсе: | Гомуми чагыштырмалылык теориясе, квант гравитациясе, Теоретик физика[19], космология[d], прикладная математика[d][19], Галәм[19] һәм кара тишек[19] |
Эш урыны: | Гонвилл һәм Кай көллияте[d][12], Кембриҗ университетының математика факультеты[d][12], Perimeter Institute for Theoretical Physics[d][13], Кембриҗ университеты[14][15] һәм Калифорния технология институты[d][16] |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать бакалавры[d] (1962) һәм докторлык дәрәҗәсе[d] (1 март 1966) |
Гыйльми исем: | математиканың Лукас прафисыры[d] |
Фәнни җитәкче: | Деннис Сиама[d] |
Стивен Һокинг 1942 елның 8 гыйнварында Оксфордта туа, монда аның әти-әнисе алман авиациясенең бомбага тотуыннан куркып, Лондоннан күчеп килгән була[23].
Әтисе — Фрәңк Һокинг Хампстедта медицина үзәгендә тикшеренүче булган. Әнисе, Изабель Һокинг, шунда ук сәркатип булып эшләгән. Стивенның ике сеңлесе (Филиппа һәм Мэри) һәм үги абыйсы, уллыкка алынган Эдвард булган[24].
1962 елда Стивен Оксфорд университетын тәмамлый (сәнгать бакалавры дәрәҗәсе белән), ә 1966 елда Кембриҗ университетының Тринити-холл көллиятендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала («Киңәя торган галәмнәрнең сыйфатлары» дигән диссертация яза)[25].
1965 елдан Һокинг Кембриҗ университетында Гонвил һәм Киз көллиятендә тикшеренүче булып эшләгән, ә 1968—1972 елларда — Нәзарый астрономия институтында, 1972—1973 елларда — Астрономия институтында, 1973—1975 елларда — гамәли математика һәм теоретик физика кафедрасында эшләгән, 1975—1977 елларда гравитация теориясен укыткан, 1977—1979 елларда — гравитацион физика профессоры булган, 1979 елдан — математика профессоры.
1974 елда Һокинг Лондонның патша җәмгыяте әгъзасы була, ә 1979 елда Кембриҗ университетының Лукас профессоры вазифасын ала. 2009 елга кадәр бу вазифада була[26].
1960-еллар башында ук Һокингта ян як амиотрофия склерозы билгеләре чагыла башлый, ахыр чиктә, бу авыру аркасында анда паралич була[27]. 1963 елда анда бу авыру барлыгы раслана, ул чакта табиблар аңа ике ел ярым гомер калган дип әйтәләр. Ләкин авыру чынлыкта акрынрак үсеш кичерә, шуңа күрә Стивен 1960-еллар ахырында гына коляскага утыра[28].
1985 елда Һокинг каты авырый башлый, анда пневмония табыла. Операцияләрдән соң Һокинг сөйләшә алмый башлый[29]. Ул сөйләм синтезаторын кулланырга мәҗбүр була. Баштарак аның уң кулындагы шәһадәт бармагы гына хәрәкәтләнгән, соңрак ул да хәрәкәтләнми башлый. Ахыр чиктә, аның битендә мимика мускулы гына хәрәкәтләнергә сәләтле булып кала, шуның ярдәмендә ул санак белән идарә иткән һәм кешеләр белән аралашкан.
Каты авырса да, ул актив тормыш алып бара. 2007 елда махсус очкычта авырсызлыкта оча[30], ә 2009 елда хәтта галәмгә очарга тиеш була[31][32], ләкин бу план чынга ашмый кала.
1965 елда Джейн Уайлдка өйләнә, аларның улы Роберт (1967), кызы Люси (1970) һәм улы Тимоти (1979) туа. Тора-бара Стивен белән Джейнның мөнәсәбәтләре начарлана, 1990 елдан алар аерым яши башлый[33]. 1995 елда Һокинг Элайн Мэйсонга өйләнә һәм аның белән 11 ел яшәп, 2006 елда аерыла[34].
Һокинг 2018 елның 14 мартында Кембриҗ шәһәрендә, үзенең йортында вафат булды. Аңа 76 яшь иде[35][36]. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.
Стивен Һокинг дәһри (атеист) иде[37][38][39]. Британия сәясәте өлкәсендә исә ул лейбористлар яклы булды. 1968 елның мартында ул Вьетнам сугышына каршы маршта катнашкан[40].
Атом-төш коралыннан баш тартуны, гомуми сәламәтлек саклауны һәм климат үзгәрешләренә каршы көрәшне хуплаган; 2003 елгы Гыйрак сугышын «сугыш җинаяте» дип атаган, шулай ук, Исраилнең Фәләстыйнга карата сәясәте белән килешмәве аркасында Исраилдәге конференцияне бойкотлаган[41].
Хәзерге заманның иң йогынтылы[42] һәм киң җәмәгатьчелеккә танылган физиков-теоретикларның берсе, квант космологиясенә нигез салучыларның берсе[43].
Һокингның төп тикшеренү өлкәсе — космология һәм квант гравитациясе. Аның төп казанышлары:
Моннан тыш, 1971 елда Зур шартлау теориясе кысаларында Һокинг микроскопик кара упкыннар төшенчәсен тәкъдим иткән. Мондый кара упкыннарның массасы миллиардлаган тонна булса да, күләмнәре протон күләменә тигез булыр иде. Әлеге объектлар чагыштырмалылык теориясе (бик зур масса һәм гравитация аркасында) белән квант механикасы (зурлыклары аркасында) арасында тора.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.