![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1b/Skuminpadma083020.jpg/640px-Skuminpadma083020.jpg&w=640&q=50)
Скуминча психотренинг
From Wikipedia, the free encyclopedia
Скуминча психотренинг — 5 күнегүдән торган яхшы нәтиҗә бирүче психотерапия ысулы[1][2][3]:
- «Релаксация» — эзлекле рәвештә аяк, кул, гәүдә, муен, баш мускулларының киеренкелеген бетерү. Кул чукларының, арка, йөзнең релаксациясенә аерым игътибар бирелә, чөнки әлеге контингентта аларның артык киеренкелеге аеруча күзгә ташлана.
- «Җылы» — аяклар, куллар, кояш үрелмәсе, муен, баш җылытыла. Скумин синдромы авырулар периферия урыннары өшүдән, салкыннан иза чигә. Бу җайсызлыкны бетерү, турыдан-туры уңай нәтиҗәдән тыш, шәхеснең авыру белән көрәше активлашуга китерә.
- «Очу, авырлык югалу» — очу, авырлык югалу, тәннең «эреп юкка чыгуы» кебек тойгылар уята торган формулалар кулланыла. Бу күнегүне үзләштергәч әлеге авыруларга хас булган авырту, хәлсезлек, авырлык, уңайсызлык кебек тойгылар кими, авыруларның кәефе яхшыра.
- «Максатчан рәвештә үз-үзеңне ышандыру» — аның формулалары төгәл дәвалау бурычлары белән билгеләнә. Алар имплантатларның эшләвенә карата адекват мөнәсәбәт булдыруга, йокыны нормальләштерүгә, характерлы тайпылышларны төзәтүгә, куркуны, шөбһәләнүне җиңүгә, шәхси ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлтелә.
- «Активлаштыру» — үз-үзеңә бикләнгәнлек халәтеннән чыгаруга булыша торган формула һәм күзаллаулар ярдәмендә эшләнә. Организмның энергия, көч җыюына басым ясала һәм бу сәламәтләнүгә, авыруның хәле яхшыруга китерә.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/1b/Skuminpadma083020.jpg/640px-Skuminpadma083020.jpg)