Сасанидлар дәүләте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сасанидлар дәүләте (Пәһләви телендә: [Ērānšahr] (Эраншахр) — «Иран (арийзар) дәүләте»; شاهنشاهی ساسانیان фарсы телендә: شاهنشاهی ساسانیان [šāhanšāhije sɒsɒnijɒn]) — хәзерге Ирак һәм Иран җирендә парфяннарның Аршакилар династиясе төшеп, властька фарсы династиясе — Сасанидлар килү белән оештырылган дәүләт. Ул 224—651 елларда тора. Кайвакыт Сасанидлар дәүләтенә карата империя термины кулланыла[1].
Сасанидлар династиясенә Ардашир I Папакан тарафыннан Аршаки династиясе вәкиле Артабан V парфян патшасын (фарсы телендә:اردوان Ардаван) җиңгәннән соң нигез салына. Соңгы Сасанидлар шаһиншаһы (патшаларның патшасы) Йәзегәр III (632—651) була. Ул 14 ел буе Гәрәп хәлифәтенә каршы барган сугышта җиңелә.
III гасыр азагында — IV гасыр башында империянең берничә көнчыгыш өлкәсе аерылып чыга. Әмма Шапур II (309—379 ее) хәкимлеге вакытында алар кабаттан кайтарыла. 387 елдагы килешү буенча Сасанидларга Месопотамияның районнары һәм Әрмән патшалыгының зур өлөше күчә.
V гасырда Әрмәнстан, Кавказ Албаниясе һәм Иберия династияләренең патшалары Сасанидларның башлыгы булып тора. V гасырның икенче яртысында Кавказ аръягы, 571—572 елдан — Әрмәнстанда ихтилаллар була. Маздакилар хәрәкәте барлыкка килгәннән соң V гасыр азагында идарә итү системасында, социаль-сәяси структурада һәм мәдәнияттә тирән үзгәрешләр була.
Хөсрәү I Ануширван вакытында империя нык үсеш алган була (531—579 еллар). Хөсрәү I хакимлеге вакытында югары катлам вәкилләренең бер өлеше дәүләттән һәм патшадан икътисади бәйле була, шулай ук бюрократик аппарат һәм чиновникларның әһәмияте арта. VI гасырда Византия белән уңышлы һәм уңышсыз сугышлар була. 558—568 елда Төрки каганаты эфталитларны тар-мар иткәч, Әфганстан һәм Урта Азияның кайсыбер өлкәләре каганатка ясак түләү бурычы белән Сасанидлар дәүләтенә керә. 570 елларда Йәмән буйсындырыла. 589-чы елларда дәүләткә яу килгән төркиләр тар-мар ителә. Византия белән озак сугыш дәүләтнең матди ресурсларын ярлыландыра. Бу хәл һәм шулай ук салымнарның катгый арттырылуы Сасанидлар дәүләтенең сәяси һәм икътисади куәтен какшата. VII гасырда ислам дине керә[2].
Хөсрәү II Парвиз (Абарвез, Апарвез, 591—628 еллар) —Хөсрәү I Ануширванның оныгы, Ормизд IV улы. Аның хакимлеге вакытында Сасанидлар дәүләтенең чикләре вакытлыча булса да киңәя. Шул чакта империя хәзерге Иран, Гыйрак, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Әфганстан, хәзерге Төркиянең көнчыгышы һәм хәзерге Һиндстан, Сүрия, Пакьстанның өлешләре керә; Сасанидлар дәүләте өлөшчә Кавказ, Үзәк Азия, Гарәпстан ярымутравы, Мисыр, Иордания һәм Израиль җирләрен басып ала. Нәтиҗәдә, Сасанидлар Ираны (кыска вакытка булса да) Әһәмәниләр дәүләтенә кадәр киңәя.
628—632 елларда 10 патша алышына. Язегер III чорында VII гасыр уртасында Сасанидлар империясен Гәрәп хәлифәте йота.
Сасанидлар дәүләте | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 224 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Сасанидлар[d] |
Демоним | Sassanian һәм Persian |
Нигезләүче | Ардашир Папакан[d] |
Рәсми тел | урта фарсы теле, парфия теле[d], Койне һәм арами теле[d] |
Мәдәният | Зур Иран[d] |
Дөнья кисәге | Азия һәм Африка |
Башкала | Истахр[d] һәм Тисфун[d] |
Идарә итү формасы | феодаль монархия[d] һәм Монархия |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | шахиншах[d], сасаниләр[d] һәм Фарсы императоры (Сассанид империясе)[d] |
Халык саны | 40 000 000 |
Киләсе | Рәшидия хәлифәте[d], Каренвандлар династиясе[d], Zarmihrids[d], Дабуиды[d], Masmughans of Damavand[d] һәм Баванди[d] |
Алыштырган | Фарсы патшалыгы[d], Парфия патшалыгы һәм Элимаида[d] |
Кулланылган тел | урта фарсы теле, арами теле[d], харезмча[d], гарәп теле, борынгы көньяк гарәпчәсе[d], гөрҗи теле, сван теле, грабар[d], парфия теле[d], Койне һәм авеста теле |
Гамәлдән чыгу датасы | 651 |
Мәйдан | 3 500 000 км² (550) |
Рәсми дине | Зәрдөштлек, Манихейлык, митраизм[d], христианлык, Кече Азия, Кече Азия[d], буддизм, гарәпләр, ислам, яһүд дине, Һинд дине һәм мандеизм[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Национальная галерея Виктории[d] |
Сасанидлар дәүләте Викиҗыентыкта |