From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәрипов Рөстәм Фазылҗан улы (1 ноябрь 1976 ел — 18 июнь 2013 ел) — курайчы.
Рөстәм Шәрипов | |
---|---|
Туган | 1 ноябрь 1976 (47 яшь) Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | музыкачы |
Рөстәм Фазылҗан улы Шәрипов 1976 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Зилаер районы Юлдыбай авылында туган.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә югары белем ала. Инструменталь башкару (курай) бүлегендә Ришат Рәхимов классында курайчы-солист һөнәрен үзләштерә.
Иҗат юлын 2001 елда студент чагында ук Башкорт дәүләт филармониясендә башлый. Аккомпаниатор-концертмейстер вазифасын башкара. 2003 елда укуын тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясендә эшләвен дәвам итә.
2003-2005 елларда Башкортстан Республикасы Халык инструментлары милли оркестры артисты була.
2005 елдан «Далан» эстрада төркемендә солист-инструменталист (курайчы) булып чыгыш ясый.
Рөстәмнең репертуары киң кырлы. Аның башкаруында халык, классик һәм эстрада жанрындагы җырлар, дөнья халыклары мелодияләре яңгырый.
Ул сәнгать осталары белән беррәттән Төркиядә үткән Башкортстан көннәрендә, Кубада, Эстониядә, Казакъстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ырынбурда һәм башка шәһәрләр һәм илләрдә тамашачыларга башкорт моңын җиткерә.
Рөстәм Шәрипов республика конкурслары лауреаты исеменә дә күп тапкыр лаек була.
Аның репертуары бай эчтәлекле һәм киң кырлы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.