Россия Федерациясенең югары исеме - Россия Федерациясенең дәүләт бүләге From Wikipedia, the free encyclopedia
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (рус. Герой Труда Российской Федерации) — Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге — дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен бирелүче югары дәрәҗә. Әлеге исем Россия Федерациясе гражданнарына дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары, Россиянең иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә күренекле нәтиҗәләргә ирешү белән бәйле хезмәтләре өчен бирелә.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы | |
---|---|
Ил | Россия Федерациясе |
Төр | югары исем |
Кемгә бирелә | аерым затларга |
Кем бирә | Россия Федерациясе Президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 1 май 2013 |
Бүләкләүләр саны | 72 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Россия Федерациясе Каһарманы |
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманына аерым хөрмәтләү билгесе — «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале һәм Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исемен бирү турында Грамота тапшырыла.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме статусы буенча Россия Федерациясе Каһарманы исеменнән соң икенче урында тора.
Шәхескә (затка) Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме бирелгән очракта, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, аның ватанында тиешле язулы бронза бюст куела.
2012 елның августында Төмәндә Хезмәт кешесен яклау төбәкара иҗтимагый хәрәкәте конференциясендә» Россия Президенты В. Путинга Россиядә «Хезмәт Каһарманы» исемен кертү үтенече белән мөрәҗәгать кабул ителә[1].
2012 елның декабрендә әлеге хәрәкәтнең лидеры, Президентның Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских та катнашкан ышанычлы затлар белән очрашуда В. Путин әлеге исемнең торгызылачагын әйтә[2].
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме Россия Президенты В. В. Путин тарафыннан 2013 елның 29 мартында «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исемен булдыру турында» 294нче санлы Указы белән гамәлгә куела[3][4][5].
Әлеге Указ белән Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме турында Нигезләмә, «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медаленең тасвирламасы, медаль рәсеме, Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы таныклыгы бланкы үрнәге раслана.
Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнарына Социалистик Хезмәт Каһарманнары алган кебек үк матди ярдәм күрсәтү турында закон проектын раслау планлаштырыла[6].
Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, әлеге исем белән бүләкләү ел саен Яз һәм хезмәт көненә туры китереләчәк[7].
«Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» алтын медале ― алгы ягында биш икекырлы тигез нуры булган йолдыз. Нурның озынлыгы – 15 мм. Йолдыз үзәгендә – Россия Федерациясе дәүләт гербының рельеф сурәте. Медальнең икенче (арткы) ягында медальнең үзәгендә горизонталь буенча туры хәрефләр белән язылган «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» дигән рельеф язуы урнашкан. Язу астында – медальнең номеры.
Медаль колак һәм боҗра ярдәмендә 15 мм биеклектәге һәм 19,5 мм киңлектәге турыпочмаклы колодка белән тоташкан. Колодка Россия Федерациясе Дәүләт флагы төсләрендәге ефәк муар тасма белән тышлангган. Колодканың икенче ягында ― медальне киемгә беркетү өчен гайка белән кисемле штифт урнашкан.
2021 елның октябренә билгеле бүләкләнүчеләр саны – 72[9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.