Рибонуклеин әчелеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рибонуклеин әчелеге[1][2][3][чыганагы?], РНӘ[чыганагы?] (русча рибонуклеиновая кислота, РНК, инглизчә ribonucleic acid, RNA) - барлык тере организмнар күзәнәкләренең өч макромолекула берсе (шулай ук аксымнар һәм ДНӘ), геннарны кодлауда, укуда, көйләүдә мөһим роль уйный.
Бу битнең исемен үзгәртергә тәкъдим ителгән: Рибонуклеин кислотасы. Аның хәзерге исеме татар теле нормаларына яки Википедия мәкаләләренә исем кушу кагыйдәләренә каршы булырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны Википедия:Күчерү битендә табып була. Искәрмә. Җиңел очраклардан тыш, бәхәс беткәнче мәкаләне күчерү рөхсәт ителми. |
Дезоксирибонуклеин әчелеге һәм РНӘ озын чылбырдан тора, аның һәр буыны нуклеотид дип атала.
Һәр нуклеотид азотлы нигездән, рибоза шикәреннән һәм фосфат төркеменнән тора. Нуклеотидлар эзлеклелеге генетик мәгълүматны кодларга бирә.
Бар күзәнәк организмнары аксымнар булдыруны программалау өчен РНӘ (мРНӘ) кулланалар.
Күзәнәктәге РНӘ транскрипция процессында булдырыла: ДНӘ матрицасында махсус ферментлар - РНӘ-полимеразалар ярдәмендә РНӘ синтезлана. Соңрак матрица РНӘ (мРНӘ) трансляция барышында катнаша: мРНӘ матрицасында рибосомалар ярдәмендә аксым синтезлана. Транскрипциядән соң бүтән РНӘ химик үзгәрешләрдә икенчел һәм өченчел структурпалар булдыралар.
Кайбер югары структуралы РНӘ күзәнәктәге аксым синтезында катнаша, мәсәлән, транспорт РНӘ кодонннар танып билгели һәм аминәчелекләрне аксым синтезлану урынына китерә, ә рибосома РНӘ рибосомаларның структуралы һәм каталитик нигезе булып тора.
Ләкин РНӘ функцияләре трансляциядәге роле белән чикләнмиләр: кече төш РНӘ эукариотик матрицалы РНӘ сплайсингында һәм бүтән процессларда катнаша.
Кайбер РНӘ ферментатив активлыкка ия: ике РНӘ өлешен ябыштыра ала, йә бүтән РНӘ молекуларында өзелешләр ясый ала. Шул РНӘ рибозима дип атала.
Кайбер вируслар геномнары РНӘдән тора, аларда РНӘ югары организмнарда ДНӘ функцияләрен башкара.
РНӘ функцияләре төрлелеге сәбәпле РНӘ - биологиягә кадәрге системаларда үзтудыру беренче молекуласы булган дип фараз ителгән.