Рафаил Төхфәтуллин премиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рафаил Төхфәтуллин премиясе, язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия (рус. Премия имени писателя Рафаэля Тухватуллина) — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 1994 елдан ел саен (2009 елдан 2 елга бер) бирелә торган, Әлмәт шәһәр советынң 1994 елның 10 ноябре карары[1] белән булдырылган Әлмәт районы һәм шәһәре премиясе[2]. 1959 елның ноябреннән Әлмәттә яшәгән һәм иҗат иткән язучы Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (1924―1994) исемен йөртә.