Түбән Кама мэры (Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Рамил Муллин, Рамил Хәмзә улы Муллин (1974 елның 10 мае, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы (2022 елның 19 сентябреннән) һәм Түбән Кама мэры (2021 елның 10 ноябренән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы), 2013―2021 елларда ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы. Медицина фәннәре кандидаты.
Рамил Муллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Хәмзә улы Муллин |
Туган | 10 май 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d] |
Һөнәре | табиб, мэр, район башлыгы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия[1] |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. «Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлаган.
1996—1998 — Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.
1998—2001 — Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.
2001—2003 — Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
2003—2006 — Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.
2006—2010 — Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.
2010—-2013 — Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ техник контроль идарәсе башлыгы.
2013—-2021 — Мөслим муниципаль районы башлыгы.
2021 елдан ― Түбән Кама мэры (10 ноябрьдән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе[2], 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы)[3].
2022 елның 19 сентябреннән ― Түбән Кама муниципаль районы башлыгы[4].
Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә:
Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла[7]. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.