Хи́мия (гарәпчә خيمياء, «chemi» – кара) – матдәләр, аларның үзлекләре, матдәләрнең әверелешләре һәм бу әверелешләргә хас күренешләр турындагы фән, табигый фәннәр арасында иң мөһимнәрнең берсе.
Фәнни-техник прогресста химиянең роле бик зур, халык хуҗалыгының барлык өлкәләренә үтеп керә. |
|
Шәхес
Роберт Джозеф Лефковиц (инг. Robert Joseph Lefkowitz) — АКШ галиме, табиб, Төньяк Каролина штатының Дьюк университеты Медицина үзәге хезмәткәре. Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе (2012).
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Илфак Абдуллин — (22.04.1942, Балтач районы, Пархода авылы) — татар галиме, химия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, «СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы». Казан химия-технология институтының Түбән Кама шәһәрендәге филиалында өлкән укытучы, Казанда НИИАТта фәнни хезмәткәр, аннан соң медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында сектор мөдире, Казан медицина институтының аналитик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире. Институтның гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта башта химия-технология, аннан соң авиация институтында кандидатлык диссертациясе яклау советы әгъзасы.
|
|