Татар әдәбияты — татар телендә яки татар авторлары тарафыннан язылган әдәбият.
Татар әдәбияты татар халкы яшәгән тарихы буенча түбәндәге чорларга бүленә:
- Борынгы чор татар әдәбияты
- Болгар чоры
- Казан ханлыгы чоры
- XVII гасыр татар әдәбияты
- XVIII гасыр татар әдәбияты
- XIX гасыр татар әдәбияты
- XX гасыр татар әдәбияты
- XXI гасыр татар әдәбияты
|
|
Шәхес
Татар әдәбияты дөньясында үз эзен калдырган шәхесләрнең берсе - 1496/1497-1549 елларда яшәгән Казан ханлыгы чоры күренекле татар шагыйре Мөхәммәдьяр үзенең «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540), «Нуры содур» («Күкрәкләр нуры», 1542) поэмалары һәм «Нәсыйхәт» шигыре аркылы мәгълүм.
Әсәрләреннән бу әдипнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен яхшы белүе аңлашыла. Тарихтан, аның дәүләт кирәкләре өчен толмач функцияләрен үтәгәне дә билгеле.
|
Төркемнәр
|
Татар дөньясы
Татар әдәбияты - татар халкының һәм аның аерым вәкилләренең тормышында урын алган вакыйгалардан тәэсирләнеп барлыкка килгән язма әсәрләрнең бөтене. Татар сәнгатенең бер өлеше буларак, татар мәдәни дөньясының үсешенә, аның аркылы татарларның киләчәгенә йогынты ясый. Бүгенге көндә, татар әдәбиятының күпчелеген татар телендәге тудырылган әсәрләр тәшкил итә. Киңрәк караганда, дөнья-күләм әдәбиятының, сәнгатенең һәм мәдәниятенең бер өлеше буларак (тәрҗемә юлы белән яки оригиналь әсәренең язылган телен турыдан-туры аңлаган кешеләр аркылы) - кешелек цивилизациясенең киләчәгенә үз өлешен кертә.
|
|