From Wikipedia, the free encyclopedia
Петр Сперанский (псевдоним, чын исеме Петр Тихон улы Сенников, рус. Сперанский (Сенников) Петр Тихонович (1891, Казан — 1964, Казан) — театр рәссамы, график, архитектор, Казан Зур драма театрының (1925-1926), М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының (1940-1964), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының (1927-1947) баш рәссамы. ТатАХРР[2] берлегенә (1923) һәм Татарстан АССР рәссамнар берлегенә (1936) нигез салучыларның берсе. ССРБ рәссамнар берлеге (1936), ССРБ архитекторлар берлеге (1935), Бөтенсоюз театр җәмгыяте (1945) әгъзасы. РСФСР (1946) һәм ТАССР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык рәссамы (1949).
Пётр Сперанский Пётр Сенников | |
---|---|
Туган телдә исем | Петр Тихон улы Сенников |
Туган | 1 гыйнвар 1891 Казан |
Үлгән | 13 декабрь 1964 (73 яшь) Казан, |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | рәссам, архитектор, мөгаллим |
Җефет | Любовь Леонид кызы Сперанская-Штейн, рәссам |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
1890 елның 20 декабрендә (1891 елның 1 гыйнварында) Казанда туган.
1908-1914 елларда Казан сәнгать укуханәсендә укый. Н. И. Фешин, К.Л. Мюфке, П.П. Беньковларның шәкерте.
200 дән артык спектакльне, шул исәптән татар театрлары спектакльләрен, бизи. Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша.
Беренче эше — үзе уйнаган театр студиясендә «Демон» спектаклен бизәү.
Казанда туып үскән кеше буларак, казанлыларны яратучы, туган шәһәре Казанны яратучы, татарларны яратучы иде. Рәмзия Такташ |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.