From Wikipedia, the free encyclopedia
Павел Шеремет, Павел Григорий (Рыгор) улы Шеремет, белар. Павел Рыгоравіч Шарамет (1971 елның 28 ноябре, Минск — 2016 елның 20 июле, Киев) — тележурналист, сәясәтчеләр турында документаль фильмнар авторы, Беларусия телевидениесендә, Россиядә Беренче каналда, Иҗтимагый Россия телевидениесендә (рус. ОТР), соңгы вакытта Украинада эшли. 2016 елның 20 июлендә, Киевта, утырган машинасы астына куелган бомба шартлап, үтерелде.
Павел Шеремет | |
---|---|
Туган телдә исем | Павел Рыгор улы Шеремет белар. Павел Рыгоравіч Шарамет |
Туган | 28 ноябрь 1971 Минск |
Үлгән | 20 июль 2016 (44 яшь) Киев |
Күмү урыны | Төньяк зират[d] |
Милләт | беларус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Беларусия→ Россия |
Әлма-матер | исторический факультет Белорусского государственного университета[d] һәм Беларус дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | икътисадчы, журналист |
Балалар | улы Николай кызы Елизавета |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | АИХО премиясе (2002) |
1971 елның 28 ноябрендә Минскида туган. Беларусия дәүләт университеты тарих факультетының 3 курсын, соңрак Беларусия дәүләт икътисад университетының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган. Журналистлык карьерасын Беларусия телевидениесендә башлый.
2016 елның 20 июлендә иртән Киев үзәгендә ул идарә иткән автомобильне шартлату нәтиҗәсендә һәлак булган. Көчле иҗтимагый һәм халыкара резонанска карамастан, 2020 елның июнь аена Шереметны үтерү җинаяте ачылмаган килеш кала бирә[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.