From Wikipedia, the free encyclopedia
Новосибирск өлкәсе (рус. Новосибирская область) — Россия Федерациясенең субъекты.
Новосибирск өлкәсе | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 28 сентябрь 1937 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Новосибирск |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | KRAT[d], Азия/Новосибирск[d][2] һәм UTC+07:00 |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Novosibirsk Oblast.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Губернатор Новосибирской области[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Андрей Травников[d] |
Канунбирү органы | Законодательное собрание Новосибирской области[d] |
Халык саны | 2 785 836 (1 гыйнвар 2021) |
Административ бүленеше | Новосибирск, Бердск, Искитим, Кольцово[d], Городской округ город Обь[d], Баган районы, Бараба районы, Болотное районы, Венгерово районы, Довольное районы, Здвинск районы, Искитим районы, Карасук районы, Каргат районы, Колыван районы, Коченёво районы, Кочки районы, Краснозёрское районы, Куйбышев районы, Купино районы, Кыштау районы, Маслянино районы, Мошково районы, Навасебер районы, Урда районы (Новосибирск өлкәсе), Северное районы (Новосибирск өлкәсе), Созын районы, Татарск районы, Тогучин районы, Уба районы, Устарка районы, Чаный районы, Черепаново районы, Чистоозёрное районы һәм Чулым районы |
Нәрсә белән чиктәш | Омск өлкәсе, Тум өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Алтай крае һәм Павлодар өлкәсе |
Кулланылган тел | cебер татар теле |
Мәйдан | 178 200 км² |
Рәсми веб-сайт | nso.ru(рус.) |
Тема җәгърафиясе | география Новосибирской области[d] |
Феноменның икътисады | economy of Novosibirsk Oblast[d] |
Җирле телефон коды | 383 |
Номер тамгасы коды | 54 һәм 154 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Новосибирск өлкәсе Викиҗыентыкта |
Өлкә үзәге – Новосибирск шәһәре.
Новосибирск өлкәсе Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатышында өлешендә, башлыча Об һәм Иртеш елгалар арасында урнаша, Васүган тигезлегенең көньягын һәм Бараба түбәнлеген биләп тора.
Төп елгалар — Об, Омь һәм Тара. Өлкәнең үзәгендә һәм көньяк-көнбатышында эре күлләр урнашалар: Чаны, Сартлан, Убинское, Урүм. Сазлыклар өлкә мәйданының 28% өлешен биләп торалар.
Кискен континенталь климаты; июльнең урта температурасы — +18…+20 °С, гыйнварның урта температурасы — -16…-20 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 450-500 мм.
Навасебeр өлкәсе халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.
Асаба халыклар — бараба татарлары һәм чатлар. yрыcлар XVII гасыр ахырында төпләнергә башлыйлар.
XVIII гасыр башында Бердск острогы нигезләнә, 1722 елда Себер саклану сызыгы (Усть-Тартас, Каинск, Убинское ныгытмалары) корыла.
1921 елга кадәр Новосибирск өлкәсе территориясе Тум губернасы, 1921—1925 елларда — Новониколаевск губернасы, 1925—1930 елларда — Себер крае, 1930—1937 елларда — Көнбатыш Себер крае кергән. 1937 елда ССРБ ҮБК карары белән Көнбатыш Себер крае Алтай краена һәм Новосибирск өлкәсенә бүленә.
1943 елда өлкә cаcтафыннан Кемерово өлкәсе, ә 1944 елда — Тум өлкәсе чыгарыла.
Новосибирск өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны |
|
||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Новосибирск | 1 473 737 | 11 | Черепаново | 19 803 | |||||
2 | Бердск | 97 288 | 12 | Краснообск | 18 448 | |||||
3 | Искитим | 60 072 | 13 | Болотное | 16 570 | |||||
4 | Куйбышев | 45 298 | 14 | Коченөво | 16 374 | |||||
5 | Бараба | 30 394 | 15 | Созын | 15 364 | |||||
6 | Карасук | 28 586 | 16 | Купино | 14 893 | |||||
7 | Обь | 25 383 | 17 | Масләнино | 13 102 | |||||
8 | Татарск | 24 217 | 18 | Кольцово | 12 319 | |||||
9 | Тогучин | 21 900 | 19 | Криводановка | 11 984 | |||||
10 | Линөво | 20 707 | 20 | Колывань | 11 842 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Халык | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010 | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
руслар | 2 056 945 | 89,5% | 2 286 554 | 91,3% | 2 407 183 | 91,9% | 2 556 934 | 92,0% | 2 504 147 | 93,0% | 2 365 845 | 88,7% |
алманнар | 78 769 | 3,4% | 67 931 | 2,7% | 64 895 | 2,5% | 61 479 | 2,2% | 47 275 | 1,8% | 30 924 | 1,2% |
татарлар | 24 925 | 1,1% | 28 823 | 1,2% | 28 547 | 1,1% | 29 428 | 1,1% | 27 874 | 1,0% | 24 158 | 0,9% |
украиннар | 62 261 | 2,7% | 47 583 | 1,9% | 46 997 | 1,8% | 51 027 | 1,8% | 33 793 | 1,3% | 22 098 | 0,8% |
башкалар | 124 990 | 3,3% | 143 694 | 2,9% | 137 338 | 2,7% | 52 485 | 2,9% | 48 421 | 2,9% | 222 828 | 8,4% |
барлык | 2 298 481 | 100,0% | 2 505 249 | 100,0% | 2 620 130 | 100,0% | 2 778 724 | 100,0% | 2 692 251 | 100,0% | 2 665 853 | 100,0% |
Моны да карагыз: Бараба татарлары
Татарлар күпләп Чан (халкының 11,1% өлеше, 2002), Куйбышев (7,1%), Кыштау (6,9%), Бараба (4,7%), һәм Уба (4,5%) районнарында торалар.
җɵᴍһүриятның сәнәгате күбесенчә Новосибирск агломерациясендә урнаша (монда өлкә сәнәгый продукциясенең якынча 82% өлеше җитештерелгән).[8]
Өлкә икътсадында бөртек җитештерүгә һәм ит-сөт терлекчегенә махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы зур ролен уйный.
Авиация транспорты: «Толмачөво» халыкара аэропорты
Тимер юл транспорты: Транссебер магистрале; тимер юлларның гомуми озынлыгы — 1530 км (Көнбатыш Себер тимер юлы белән хезмәтләндерелә).
aфтамабᴎᴫ транспорты: Өлкә территориясе аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск), М53 (Новосибирск — Бийск — Монголия белән чиге), М53 (Новосибирск — (Тум —) Кемерово — Красноярск — Өpкет), Р380 (Новосибирск — Камень-на-Оби — Барнавыл), Р384 (Новосибирск — Ленинск-Кузнецкий — Кемерово), автоюллар баралар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.