From Wikipedia, the free encyclopedia
Николай Иван улы Лобачевский (1792— 1856) — рус математигы, евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче, әлеге геометрия математикада аксиоматиканың роле турындагы күзаллауны үзгәртә һәм чагыштырмалылык теориясен эшкәрткәндә мөһим роль уйный. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. Ул югары дәрәҗәдәге алгебраик тигезләмәләрне чишүнең якынча методын эшкәрткән. Беренче тапкыр дөнья тарихында 5-нче Евклид пастулаты (параллель сызыклар турында) шик астында куйган, Евклид түгел яки Лобачевский геометриясе булдырган. Лобачевский геометриясе нигезендә Альберт Эйнштейн "Гомуми чагыштырмалылык теориясе" һәм "Бердәм кыр теориясе" иҗат иткән.
Николай Иван улы Лобачевский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Николай Иванович Лобачевский |
Әйтелеш | |
Туган | 1 декабрь 1792 Түбән Новгород |
Үлгән | 24 февраль 1856 (63 яшь) Казан |
Күмү урыны | Арча зираты[1] |
Яшәгән урын | Казан университеты риктыры йорты[2] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Казан Император университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Казан Император университеты |
Җефет | Varvara Alexeyevna Moiseyeva[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | табигый фәннәр магистры[d] (1811) |
1811-46 елларда Казан дәүләт университетында, 1827-46 ректор, профессор (1822). 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдəмчесе. К. Гаусс медаленә лаек була (1856, вафатыннан соң). Хезмəтлəре геометрия, әлҗәбер, астрономия, механика һəм физика, ихтималлык теориясенә карый.
Айдагы бер кратер һəм бер кечкенə планета Лобачевский исеме белəн атала. Лобачевский исемендəге халыкара бүлəк булдырыла (1895).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.