From Wikipedia, the free encyclopedia
Водянова Наталья Михайловна (28 февраль 1982 ел) — супермодель, актер һәм филантроп (мохтаҗларга ярдәм итүче).
Наталья Водянова | |
---|---|
Туган | 28 февраль 1982[1][2][3] (42 яшь) Түбән Новгород, РСФСР, СССР[2] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Школа Жаннин Мануэль[d] |
Һөнәре | модель, актёр, киноактер |
Эш бирүче | Франция |
Җефет | Джастин Тревор Беркли Портман[d] һәм Антуан Арно[d][4] |
Өйдәш | Антуан Арно[d][4] |
Балалар | Лукас Портман[d][2], Нева Портман[d][2] һәм Виктор Портман[d][2] |
Наталья Михайловна Водянова 1982 елның 28 февралендә Горький (хәзер Түбән Новгород) шәһәрендә Лариса Викторовна Громова белән Михаил Водянов гаиләсендә туган.
16 яшендә Түбән Новгород шәһәрендә Евгения Чкалованың «Евгения» модель агентлыгына кабул итәләр, биредә инглиз телен актив өйрәнә башлый. Мода күрсәтү тамашаларының берсендә Наталья «Viva Model Management» мода агентлыгы вәкиленнән Парижга эшкә чакыру ала һәм берничә айдан Франциянең башкаласына юллана.
Аннан соңгы елларда подиумда Gucci, Chanel, Alexander McQueen, Christian Dior, Calvin Klein, Donna Karan, Louis Vuitton, Marc Jacobs, Ralph Lauren, Chloe, Valentino, Givenchy, Jean-Paul Gaultier, Miu Miu, Hermès, Kenzo, Viktor & Rolf, Dolce&Gabbana, Balenciaga, Yves Saint Laurent һәм башка модель йортлары өчен эшли.
Натальяның фотосы киң билгеле мода журналлары, шул исәптән "Vogue", "Harper's Bazaar", "Marie Claire", "ELLE" исемле басмаларның тышкы битләрендә күп тапкырлар дөнья күрә.
L'Oreal Paris косметик маркасының «Күк» була, шулай ук Louis Vuitton, David Yurman, Marc Jacobs, Miss Sixty, Pepe Jeans, Diane von Fürstenberg, Chanel,Gucci, Guerlain кебек брендларның реклама кампанияләрендә катнаша. «Pirelli» календаре өчен дә фотога төшә.
Беренче ире — Британия аристократы Джастин Тревор Беркли Портман, миллиардер виконт Кристофер Портманның бертуган энесе. 2010 елда матбугат басмаларында аларның тиздән аерылышачагы турында хәбәрләр күренә, ә 2011 елның июнендә Наталья Водянова ире белән яшәмәве турында үзе игълан итә.
2004 елда Рәсәйдә һәм чит илләрдә балалар мәйданчыклары төзү белән шөгыльләнгән «Ачык йөрәкләр» (русча «Обнаженные сердца», инглизчә The Naked Heart Foundation) исемле үз фондын булдыра. Гомуми алганда бу фонд Русиянең 68 шәһәрендә 100-дән артык уен мәйданчыгы һәм паркы төзелә дә инде. Алар арасыннан бигрәк тә акыл үсешендә нормадан тайпылышлары булган балалар өчен җиһазландырылган уникаль уен мәйданчыгы аерым игътибарга лаек.
2011 елдан Наталья Водянованың фонды «Һәр бала гаиләгә лаеклы» (русча «Каждый ребенок достоин семьи») программасын тормышка ашыра. Ул Рәсәйдә үсешендә үзенчәлекләре булган балалардан баш тарту күренешен (очракларын) бетерүгә юнәлтелә. Бу программага ярашлы Түбән Новгородта «Гаиләне яклау үзәге», Тула өлкәсендә «Лекотека» оештырган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.