Мурти
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мурти (Санскрит телендә: मूर्ति, ISO: Mūrti; турыдан-туры мәгънәдә: форма, гәүдәләнеш яки каты җисем ул Һинд мәдәниятендә Илаһның сурәте яки поты өчен гомуми төшенчә. Һинд дине гыйбадәтханәләрендә ул символик икона булып тора. Мурти үзе Һинд динендә Ходай түгел, ә Илаһның формасы, гәүдәләнеше яки манифестациясе. Мурти шулай ук кайбер теистик булмаган Җәйничелек традицияләрендә бар, анда алар Җәйничелек гыйбадәтханәләре эчендә символлар яки ихтирам ителгән үлемлеләр буларак хезмәт итәләр һәм муртипуджака ритуалларында табынылалар. Мурти типик рәвештә таштан, агачтан, металлдан коеп яки балчыктан ясала. Борынгы чор текстларында аларның тиешле пропорцияләре, позицияләре һәм ишарәләре тасвирлана, аларга Пураналар, Агамалар һәм Самхиталар керә. Муртиның кыяфәте төрле Һинд дине традицияләрендә төрле, алар җимерүне, куркуны һәм рәхимсезлекне чагылдыручы Угра символизмыннан (Дурга, Кали Алиһәсе), һәм шулай ук Саумья символизмы, ул шатлыкны, белемне һәм гармонияне чагылдыра (Сарасвати, Лакшми). Саумья сурәтләре Һинд дине гыйбадәтханәләрендә киң таралган. Һинд динендә башка мурти формаларына линга керә. Кайбер Һинд дине тарафдарлары өчен мурти илаһи, ахыр чик Чынбарлыкның чагылышы булып тора. Дини контекстта алар Һинд дине гыйбадәтханәләрендә яки йортларда бар, анда аларга яраткан кунакка кебек карыйлар һәм Һинд динендә пуджа вакытында хезмәт итәләр. Башка очракларда алар ел саен бәйрәм процессияләрдә игътибар үзәге булып хезмәт итә һәм һәм шулай итеп утсава мурти дип атала. Иң иртә мурти безнең эрага кадәр 4-енче гасырда Панини тарафыннан искә алына. Моңа кадәр мөгаен Агничаяна ритуал мәйданчыгы гыйбадәтханә өчен шаблон итеп хезмәт иткән. Муртины кайвакыт муртһи, виграһа яки пратима дип атыйлар.
- Парвати
- Шива
- Радһа һәм Кришна
- Дурга