Монголиядә ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Монголиядә ислам (монг. Монгол дахь Ислам) — Монголия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Монголия халкының (3 млн 278 мең кеше) 5,00 % ы (150 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Мөселманнарның күп өлеше Монголиянең төньяк өлешендә яши.
Монголия мөселманнарының зур күпчелеге — Баян-Өлгий(ингл.)татар. (каз. Бай-бесiк аймагы, Бай-Өлке) һәм Ховд(ингл.)татар. (каз. Хоб) аймакларында яшәүче җирле казакълар. Баян-Өлгий аймагы халкының (93 мең кеше) казакълар 93 % ын тәшкил итә[2]. Ховд аймагы халкының (76 мең кеше) казакълар (10 мең кеше) 11, 52 % ын тәшкил итә. Моннан тыш казакълар Монголиянең башка шәһәр һәм бистәләрендә зур булмаган җәмгыятьләр хасил итә. Җирле казакълар хәнәфи мәзһәбендәге сөнни мөселманнар. Мөселман динендәге башка халыкларның (үзбәкләр, уйгырлар, татарлар һ. б.) саны берничә йөздән артмый. Убс аймагы(ингл.)татар. халыкының 7 % ын тәшкил итүче хотоннар(ингл.)татар. элек мөселман динендә булып, 3 гасыр эчендә тарихи диннәре булган ислам йолаларын (сөннәткә утыртудан башкасын) онытып бетергән [3].