From Wikipedia, the free encyclopedia
Михаил Егоров, рус. Михаил Алексеевич Егоров — Советлар Берлеге Каһарманы (1946 ел, 8 май). М.В. Кантария белән рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаучы (1945 ел, 1 май).
Михаил Егоров | |
---|---|
= | |
Туу датасы | 5 май 1923 |
Туу урыны | РСФСР, Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылы |
Үлем датасы | 20 июнь 1975 (52 яшь) |
Үлем урыны | Смоленск |
Гаскәр төре | укчы полк |
Дәрәҗә | кече сержант |
Җитәкчелек иткән | разведкачы |
Бүләкләр һәм премияләр | |
[[commons:Category: Mikhail Alekseyevich Yegorov Викиҗыентыкта|Михаил Егоров]] Викиҗыентыкта
|
1923 елның 5 маенда Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылында туган. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән.
Смоленск өлкәсе басып алынгач, партизаннар отрядына кушыла. 1944 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә. 1- Белорус фронтының 3- удар армиясенең 150- укчы дивизиясе 756-укчы полкы разведчигы.
Берлинда рейхстагны штурмлаган вакытта лейтенант А.П. Берест җитәкчелегендә Мелитон Кантария белән 3- удар армиянең хәрби шурасы рәсми раслаган Җиңү байрагын рейхстаг түбәсенә кадыйлар.
1946 елның 8 маенда әлеге батырлык өчен Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
1947 елда хәрби хезмәтен төгәлли.
Смоленск шәһәрендә хуҗалык-фирка мәктәбен тәмамлый. Рудня сөт-консерв комбинатында эшли.
Юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.