From Wikipedia, the free encyclopedia
Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1]; Персей α, Персей альфасы, α Per) — Персей йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,79m тәшкил итә. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Мирфәкъ Кояштан 5400 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 56 тапкыр артыграк.
Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк», ингл. Mirfak, рус. Мирфак) әл-Мирфәкъ әл-Сөрәйя (гарәп. المرفق الثريا әл-мирфәқ әҫ-ҫөрәййә[2]) исеменең кыскартылган варианты. Тагын йолдызны Әлҗәнеб (гарәп. الجنب әл-җәнб — «як»[3]; Пегас γ белән берәттән) дип атыйлар, чөнки Клавдий Птолемей Әлмагестта аны «уң ягында якты йолдыз» буларак тасвирлады.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.