Миленко Веснич
From Wikipedia, the free encyclopedia
Миленко Веснич (серб. Миленко Веснић, Milenko Vesnić, 13 февраль 1863(18630213), Душениче, Госманлы империясе[4]—15 декабрь 1921, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе.
Миленко Веснич | |
---|---|
![]() | |
Туган | 13 февраль 1862(1862-02-13)[1] яки 13 февраль 1863(1863-02-13)[2][3] Дунишиче, Сербия кенәзлеге[d] |
Үлгән | 15 май 1921(1921-05-15)[1] Париж |
Күмү урыны | Яңа зират[d] |
Ватандашлыгы | ![]() Сербия кенәзлеге[d] |
Әлма-матер | Белград үнивирситите[d] һәм Мүнхен университеты[d] |
Һөнәре | дипломат, сәясәтче, хокук белгече, язучы, тәрҗемәче |
Эш бирүче | Белград үнивирситите[d] |
Сәяси фирка | Милли радикаль фирка[d] |
Белград Югары мәктәбен һәм Мүнхен университетын (1888) бетергән. Парижда (1888-1889) һәм Лондонда (1889-1890) һөнәре буеча эшли, Сербиянең Госманлы империясендәге илчелегендә сәркәтип (1891-1893), Белград Югары мәктәбендә халыкара хокук укытучысы (1893-1899), Сербия кыйраллыгы мәгариф министры (1893-1894), Сербия кыйралын үтерү омтылышына катнашы булуда гаепләнеп ике ел төрмәгә хөкем ителгән (1899), Сербиянең Италиядәге илчесе (1901-1902), Сербиянең Госманлы империясендәге илчесе (1902-1904), Сербиянең Франциядагы илчесе (1904-1906), Сербия кыйраллыгы гаделия (юстиция) министры (1906), Сербиянең Франциядагы илчесе (1906-1920), Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы премьер-министры (1920-1921).