From Wikipedia, the free encyclopedia
Манго — Манго (Mangifera) нәселеннән булган үсемлекләр җимеше, Анакардиев гаиләсеннән (Сумахов)
Һинд мангосы (Mangifera indica) авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. 2009 елда бөтен дөнья буйлап авыл хуҗалыгында 300 дән артык төре үстерелә[7] (1969 елда 200 гә якын төре билгеле була[8].) Мангоның иң эре экспортерларының берсе — Һиндстан[9]. Һинд мангосы җимешләре тукымачыл структурага һәм баллы тәмгә ия. Тышчасы кызыл, яшел яки сары төстә, эче сары яки кызгылт-сары төстә.
Мангоның килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар билгеле түгел. Якынча,һинд мангосы Пакистаннан алып Индонезиягә кадәр.[9] булган территорияләрдә барлыкка килгән.
Манго (һинд мангосы ) Һиндстанда милли үсемлекләрнең[9]берсе булып санала.
Һиндстан якынча 13,5 млн т манго җимеше (2009 ел мәгълүматлары) җыя һәм шулай итеп, төп җитештерүче булып тора (иң танылган сортларның берсе —«Альфонсо»)..Европада- Испаниянең Канар утрауларында манго үстерү белән шөгыльләнәләр
Ил | мең тонна манго |
---|---|
Һиндстан | 13 557 |
Кытай | 4 140 |
Таиланд | 2 469 |
Индонезия | 2 150 |
Пакистан | 1 728 |
Мексика | 1 509 |
Бразилия | 1 197 |
Нигерия | 831 |
Бангладеш | 828 |
Филиппин | - Барысы 771 |
Вьетнам | 540 |
Кения | 474 |
Мисыр | 450 |
Йәмән | 404 |
Куба | 354 |
Танзания | 320 |
Доминикан Җөмһүрияте | 257 |
Гаити | 244 |
Мадагаскар | 221 |
Конго Демократик Республикасы | 210 |
чыганагы: БМОның азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) |
Манго җимешләре Һиндстан һәм Азия илләрендә өй медицинасында еш кулланыла. Мәсәлән, Һиндстанда мангоны кан туктату, йөрәк- кан тамырларын ныгыту һәм баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен кулланалар.
Өлгермәгән яшел җимешләр составында күп күләмдә крахмал бар. Җитешү барышында ул гади углеводларга :шикәр,глюкоза, мальтозага әйләнә. Моннан тыш, өлгермәгән манго — пектинның кыйммәтле чыганагы, әмма җимештә каты төш барлыкка килүгә , аның саны сизелерлек кими. Составында лимон, кузгалак, алма һәм янтар кислоталары булганга, өлгермәгән җимеш бик ачы. Шулай ук, яшел манго С витаминына да бай(30 мг лаймада С витамины булган кебек ,мангода да 15мг күләмендә С витамины бар), анда һәм башка витаминнар бар.
Өлгергән җимеш тәме буенча бик баллы һәм хуш исле.Аның составында витаминнар һәм шикәр күп, әмма кислоталар аз.
Мангоның якынча 100 грамында:
Витаминнар һәм микроэлементлар (% да тәкъдим ителгән тәүлек нормасы)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.