Магарлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Магарлар (үзатамалары मगर ‘Магар’) — Тибет-Һималай халкы. Непалның халык саны буенча өченче урындагы зур милли төркеме, Непал халкының 7,14 % ын тәшкил итәләр (2011, бәяләмә)[1]. Халыкның гомуми саны 1,6 млн кеше (2001, халык исәбен алу) — ↑ 1 888 733 (2011, халык исәбен алу). Магарлар Непалның көньягында (Бхери, Рапти, Лумбини, Гандаки, Коси зоналарында) һәм 100 мең кеше һиндстанның Сикким штатының көньягында көн күрә. Һималай телләренең Үзәк Һималай тармагының көнбатыш һәм көнчыгыш магар телләрендә һәм Бод тармагының кхам телләрендә (парбат, шеши, гамал) аралашалар. Үзләренең язулары бар. Шулай ук непал телен дә актив кулланалар. Магарларның 74,6% — һинд динендә, 24,0% — буддачылар (һинд диненең көчле йогынтысы астында), калганнары — христианнар-протестантлар.