![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a7/Basava_statue_crop.png/640px-Basava_statue_crop.png&w=640&q=50)
Лингаята
From Wikipedia, the free encyclopedia
Лингаята яки вирашиваизм — Көньяк Һиндстанда таралган Шиваизм тармакларының берсе. Лингаятлар Шивага иң олы һәм бердәнбер Ходайга буларак табыналар һәм муеннарына зур булмаган лингам тагалар. Вирашиваизм XII гасырда брахман Басава тарафыннан нигезләнгән дигән караш кабул ителгән. Шулай да, кайбер галимнәр уйлаганча, бу традиция күпкә борынгырак һәм Басава аңа кадәр күптән булган тәгълиматны дәгъва иткән. Лингаятларның ышануларын теистик монизм буларак классификацияләргә мөмкин. Лингаятларның бхакти турында Ходайны мәхәббәт белән белү буларак аңлаулары мөгаен Вайшнав ачарьясы Рамануджа йогынтысы астында барлыкка килгән. Лингаятлар ортодоксаль Һинд диненнән тайпылганнар, каста системасын кабул итмиләр, Веда авторитетын кабул итмиләр. Лингаятлар шулай ук Ганга һәм башка елгаларның изгелеген танымыйлар, изге урыннарга табынуны кабул итмиләр һәм мәетләрне яндыру йолаларын кабул итмиләр.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a7/Basava_statue_crop.png/320px-Basava_statue_crop.png)