Көфер яки көферлек (гарәп. كفر, бор. төрк. tänmäklik[1]) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер (бор. төрк. tanġan (~таңган)[2][3]) дип атала. Көфернең бер төре - ширек.
Көфер | |
гарәп. كُفْرٌ | |
Төп тема | Гакыйдә |
---|---|
Хезмәтләндерүче | Көфер[d] |
Тәэсир итешә | Qlapsk Islam[d] |
Нәрсәгә тоташа | dhalal[d], Ширек һәм гафля[d] |
URL буенча карарга була | corpus.quran.com/qurandictionary.jsp?q=kfr һәм qurananalysis.com/?q=كفر |
Һәштәге | Kufr |
Нинди вики-проектка керә | ислам |
Моңа өлешчә туры килә | такфир[d] |
Көфер Викиҗыентыкта |
«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» (гарәп. كَفَرَ - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалган[4].
Көферлек төрләре
Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә[4]. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар:
- Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына.
- Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш.
- Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин.
- Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора.
Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә:
- Куфр әт-тәкзиб (гарәп. كُفْرُ التَكْذِيب) - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек.
- Куфр әл-истикбар (гарәп. كُفْرُ الإِسْتِكْبَار) - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү.
- Куфр әл-иград (гарәп. كُفْرُ الإِعْرَاض) - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү).
- Куфр әш-шәкк (гарәп. كُفْرُ الشَّكّ) - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек.
- Куфр ән-нифак (гарәп. كُفْرُ النِفَاق) - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук кара
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.