From Wikipedia, the free encyclopedia
Кыям Абрамов (псевдоним, чын исеме Кыяметдин Алимбәк улы Хәсәнов[2], рус. Абрамов Киям Алимбекович — Татарстан АССР ХКШ рәисе (1930-1937). РКП (б) әгъзасы (1918 елдан).
Кыям Абрамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Кыям Алимбәк улы Абрамов |
Туган | 26 май 1897 Сембер губернасы Буа өязе Иске Тинчәле авылы |
Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | сәясәтче, укытучы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | I Хөсниҗиһан Байдамшина II Зинаида Давыденко[1] |
Балалар | улы Рим (Юрий) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Кыям Абрамов | |
---|---|
6 нчы ТАССР ХКШ рәисе | |
Вазыйфада 1930 ел – 1937 ел | |
Аңа кадәр | Кәримулла Исмаев |
Дәвамчысы | Әхмәтсафа Дәүләтьяров |
Туган | 7 июнь 1897 Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
1897 елның 26 маенда (7 июнендә) Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Буа районы) Иске Тинчәле авылында туган. 1911-1916 елларда (14 яшеннән) Екатеринослав губернасында француз күмер компаниясенең 1- санлы ташкүмер шахтасында забойчы ярдәмчесе, аннары забойчы булып эшли. Шахтада җимерелү булып, гарип кала: сул кулын кисәләр.
Кыям Абрамов хөкүмәт рәисе булганда, ТАССР аграр-сәнәгать республикасына әверелә, җөмһүрият зур төзелеш мәйданын хәтерләтә: Казанда синтетик каучык, авиация, моторлар төзү, СК-4, кинотасма заводлары, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, районнарда электр станцияләре төзелә. ТАССРда нефть табу эше дә К. Абрамов җитәкчелегендә башлана. Казан химия-технология институты, Казан авиация институты ачыла [2].
Кыям Хәсәнов бабасы Ибраһимның исемен үзенә фамилия итеп (Абрамов) ала. Аның улы Рим Абрамов та, балалар приютына эләккәч, «халык дошманы улы» исеменнән качу өчен, Юрий Сергей улы Стрельцовка әйләнә. Кыям Абрамовның оныгы – Рафик Юрьевич Стрельцов [1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.