From Wikipedia, the free encyclopedia
Күвәйт (гар. كويت), рәсми исеме – Күвәйт дәүләте (гар. دولة الكويت; Дәүләт әл-Күвәйт) – Көньяк-көнбатыш Азиядәге дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы – Әл-Күвәйт шәһәре.
|
1962нче елда кабул ителгән Конституция буенча Күвәйт – конституцион монархия. Дәүләт башында әмир тора. Әмир премьер-министрны билгели, парламентны таркату хокукына ия һәм гаскәр башлыгы булып санала.
Закон чыгару хокукы әмирдә һәм бер палаталы парламентта (Милли Мәҗлес) бар.
Күвәйт районнардан торучы 6 провинцияга (мохафаза) бүленгән:
Күвәйт Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында һәм Фарсы култыгының Бубиян, Файлака, Варба, Куббар, Кару, Өмм-әл-Мәрадим һ.б. утрауларында урнашкан.
Территорияның зур өлеше чүлләр белән капланган. Иң югары ноктасы – диңгез өслегенә карата 290 м.
Илдә нефть һәм табигый газ табыла, сәүдә чәчәк ата, тотрыклы банк системасы бар. Тик нефтька бәйлелеге артык зур, шулай ук Күвәйт чит илләрдән керүче азык-төлеккә һәм чималга нык бәйле. Шәһәр халкы 98 % тәшкил итә.
2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил халкының 3,1 миллион кеше тәшкил итүен күрсәткән, шул исәптән 1,1 миллион ил гражданы һәм 2,0 миллион гражданлыгы булмаганнар[1].
Күвәйт халкының 75 % ы — мөселманнар, аларның 60—70 % ы — мәлики, хәнбәли мәзһәбе сөнниләре, 30—40 % ы шигыйлар, нигездә, 1979 елда Ираннан качкан фарсылар. Күвәйтнең рәсми дине — ислам. Якынча 450 000 экспатриант-христианнар, 600 000 һинд дине вәкиле һәм 100 000 буддачылык тарафдары бар[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.