![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8b/11_-_Kate_Moss-001_%252816510685424%2529.jpg/640px-11_-_Kate_Moss-001_%252816510685424%2529.jpg&w=640&q=50)
Кейт Мосс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кэтрин (Кейт) Энн Мосс (ингл. Katherine «Kate» Ann Moss; 1974 елның 16 гыйнвары, Кройдон, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актриса. 1990 һәм 2000 елларда иң күп хезмәт хакы алган модельләрнең берсе буларак билгеле.
Кейт Мосс | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | ингл. Katherine Ann Moss |
Туган | 16 гыйнвар 1974(1974-01-16)[1][2][3][…] (50 яшь) Addiscombe[d], Англия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Riddlesdown Collegiate[d] |
Һөнәре | эшмәкәр |
Җефет | Джейми Хинс[d] |
Өйдәш | Джонни Депп |
Балалар | Lila Grace Moss-Hack[d] |
Кардәшләр | Lottie Moss[d] |
2007 елда «Time» журналы аны «дөньяда иң абруйлы 100 кеше» дип атый[4]. 2008 елда аның сыны Британия музеенда күргәзмә өчен 1,5 миллион евро бәясе булган 18 каратлы алтыннан ясалган[5].
Ул массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп итә. 2005 ел ахырында наркотиклар куллану турындагы башланган гаепләүләр аркасында күп дизайнерларның аның белән эшләвеннән баш тарткан[6]. Ләкин соңрак барлык гаепләр Мосстан төшерелә һәм ул кабат модель булып эшли башлый. 2012 елда Мосс Forbes иң күп хезмәт хакы ала торган модельләр исемлегендә еллык кереме 9,2 миллион доллар беләе 2 нче урында урнаша[7].