From Wikipedia, the free encyclopedia
Караидел (баш. Ҡариҙел, рус. Уфа) – Россиянең Европа өлешендә елга, Агыйделнең уң кушылдыгы. Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан аша ага.
География | |
---|---|
АТБ | Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Свердловск өлкәсе |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°31'45.1"тн, 60°7'4.1"кнч, 54°40'37.9"тн, 55°59'21.8"кнч |
РДСР | 10010200812111100020106 |
Нинди сулыкка коя | Агыйдел |
Бассейн мәйданы | 53 100 км² |
Озынлык | 918 километр |
Су чыгымы | 388 м³/с |
Llynnoedd | Павловская ГЭС |
Елганың озынлыгы 918 км, бассейн мәйданы – 53 100 км². Күбесенчә кар белән туендырыла. Октябрь ахырында – декабрь башында туңа, апрель-майда ачыла.[1] Үрге агымында – таулы елга, бусагалар бар. Урта һәм түбән агымында борылмалы.
Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Чулман су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы – башыннан тамагына кадәр Караидел елгасы. Бәләкәй елга бассейны – Агыйдел елгасы, елга бассейны – Чулман бассейны[2].
Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:
Әй, Сырга, Йөрүзән, Төй, Симка, Шароварка, Богалыш, Бисәрт, Сарана, Әртә, Шугуровка.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.