Канатлы ракета - бер тапкыр җибәрү өчен пилотсыз очу аппараты, аның очыш юлы канатның аэродинамик күтәрү көче, йөрткечнең тарту көче һәм авырлык көче белән билгеләнә.
Кайчандыр интихарчы-пилотлар белән идарә ителгән очу аппаратлары да булган.
Элек очкыч сыман канатлы ракета - очкыч-снаряд дип аталган, хәзер бу атама искергән.
Яхшы сыйфатлары
- Ракетаның очыш юлын үзгәртеп була һәм һава һөҗүменә каршы саклану чарасына кыенлыклар тудыра.
- Кече биеклектә очу һәм рельефны читләтеп үтү мөмкинлеге
- Заманча канатлы ракеталар югары төгәллек белән тәмекләрне тидерә ала.
Начар сыйфатлары
- Чагыштырмача кече тизлеге (тавыш тизлеге якынча - 1152 км/сәг)
- Югары бәясе
- Шартлау корылмаларының чагыштырмача кече егәрлеге (атом-төшнекеннән тыш)
Иң егәрлекле һәм танылган канатлы ракеталар: Россиянең «Калибр» һәм АКШның Томаһавк ракеталары.
Россиядә шулай ук Термит, Москит, Аметист, Малахит, Базальт, Гранит (корабларга каршы ракета), Оникс, Вулкан, Уран, Гранат, Калибр.
Хәзер канатлы ракеталар корабларда, катерларда, су асты көймәләрендә урнаштырыла. 2015 елда Россия Каспий диңгезеннән Яшел Үзәндә ясалган кораблардан "Калибр" канатлы ракеталары белән Сүриядәге ИГИЛ көчләрен тидергән.
- Крылатая ракета // «К-22» — Линейный крейсер / [под общ. ред. Н. В. Огаркова]. — М. : Военное изд-во М-ва обороны СССР, 1979. — (Советская военная энциклопедия : [в 8 т.] ; 1976—1980, т. 4).
- Werrell, Kenneth P. The Evolution of the Cruise Missile. — Maxwell Air Force Base, Alabama: Air University Press, 1985. — 289 с.
- Краснов А., Бессарабов Н. Применение крылатых ракет и борьба с ними истребителей ПВО (рус.) // Зарубежное военное обозрение. — М., 1995. — № 6. — С. 30-33. — ISSN 0134-921X.
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.