From Wikipedia, the free encyclopedia
Кайли Миноуг, Кайли Энн Миноуг (ингл. Kylie Ann Minogue, 1968 елның 28 мае, Австралия, Виктория штаты, Мельбурн) — Австралия җырчысы (сопрано), җырлар авторы һәм кино актрисасы.
Кайли Миноуг | |
Кайли Миноуг. Канн, 2007 | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
ингл. Kylie Ann Minogue |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1987 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, актриса |
Моң |
сопрано |
Кораллар |
тавыш[d] |
Жанрлар |
поп-музыка, синтипоп, данс-поп, ню-диско, соул, R&B |
Лейбллар |
Mushroom, PWL, Deconstruction, Parlophone, Geffen, Capitol |
Бүләкләр | |
http://www.kylie.com | |
IMDb | |
Култамга |
1968 елның 28 маенда Австралиянең Виктория штаты башкаласы Мельбурн шәһәрендә өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Сеңлесе һәм энесе бар. Англиядә туып-үскән, үзе дә биюче булган әнисе кызларын бию һәм музыка түгәрәкләренә йөртә.
Кино экранына беренче мәртәбә тугыз яшендә «Салливан гаиләсе» (ингл. The Sullivans) картинасында чыга. 1976 елдан «Skyways», «The Henderson Kids» сабын операларында катнаша. 1985 елда продюсер Рег Уотсон уйлап тапкан «Күршеләр» (ингл. Neighbours) сериалында (сабын операсы) уйнап, танылу ала.
1987 елда «Locomotion» исемле беренче синглы чыккач, җырчы буларак таныла, Австралия хит-парадларында иң югары урынны алып тора. 1988 елда Лондонда «Kylie» исемле беренче альбомы (бию җырлары тупланмасы) дөнья күрә. Җырчының икенче альбомы «Enjoy Yourself», сатуга чыкканчы ук ике мәртәбә «платина альбом» дип табылган. «Impossible Princess» исемле җиденче альбомы шулай ук «платина диск» дип табылган һәм 30 млн данә таралган. Бөтен дөньяда (2015 елга) 80 млн җыр язмасы сатылган. Җырлары туган илендә генә түгел, Европа һәм Америкада да хитка әверелгән.
2008 елның 5 маенда Франциянең мәдәнит министры Кристина Албанель җырчыны Әдәбият һәм сәнгатьләр ордены белән бүләкли. 2008 елның 3 июлендә шаһзадә Чарльз аңа Бөекбритания империясе ордены тапшыра.
2005 елдан бирле күкрәктәге яман шеш авыруы белән көрәшә һәм авыруны җиңә. Операциядән соңгы авыр вакытта җырчыга актер Оливье Мартинес ярдәм итә[1].
Беренче мәхәббәте (1986 елдан) — актер Җейсон Донован (01.06.1968). «Күршеләр» сериалында бергә уйныйлар.
Өйдәшләре — INXS төркеме җырчысы Майкл Хатченс (1960 — 1997, үз-үзенә кул сала — асылынып үлә); «Элит» агентлыгы моделе Җеймс Гудинг; 2003 елдан — француз актёры Оливье Мартинес (12.01.1966).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.