Дәф (әзери. dəf, фар. دف, әрм. դափ, гарәп. دف), азәрбайҗаннарда - гавал (әзери. Qaval), үзбәкләр һәм таҗикларда - дойра (таҗ. дойра) — гарәп-фарсыларда һәм төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да[1], таралыш тапкан бәрмә музыка уен коралы. Азәрбайҗан, таҗик, үзбәк, фарсы, әрмән, татар һ.б. халыкларның академик һәм популяр музыкасында әһәмиятле урынга ия.

Кыска фактлар single-skin frame drums without handle[d], Һорнбостел–Закс классификациясе ...
Дәф
Thumb
single-skin frame drums without handle[d]
Һорнбостел–Закс классификациясе 211.311
Ябу

Тасвирлама

Дәф агач тугымга сузылган мәрсин тиресеннән ясала. Соңгы вакытта мәрсин тиресе пластик белән дә алмаштырыла. Тугымга кайбер вакытта махсус чыңлау тавышын булдыру максаты белән 60-70кә якын тимер алкалар да беркетелә[2].

Уйнау осталыгы

Дәфче, аны ике кул белән тотып, бармак белән уйный, кайбер вакытта бер кулы белән тотып икенче кулы белән суга. Азәрбайҗаннарның мугам, тәсниф кебек традицион жанрларында дәфне куллану зарур. Тар, кәманча һәм дәф азәрбайҗаннан музыкасында мугам триосын тәшкил итә. Күп очракта җырчы берьюлы дәфтә дә уйный.

Татар сәнгатендә чагылышы

Кыска фактлар Тышкы аудиофайллар ...
Ябу

Татар профессиональ музыкасында дәф беренчеләрдән Солтан Габәшинең 1910-елларда язылган мелодекламацияләрендә һ.б. әсәрләрендә дә урын ала. Алмаз Монасыйповның "Тукай аһәңнәре" поэмасында оркестрның төп уен коралларының берсе - дәф. Бүгенге көндә татар дәф уен коралы осталыгын тергезү өстендә Геннадий Макаров хезмәтен алып бара һәм уен коралында музыка да башкара[1][3].

Галерея

Примечания

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.