Дуһа теле
Монголиядә азсанлы төрки халык теле / From Wikipedia, the free encyclopedia
Дуһа теле (үзатамалары: тyъha тыл) ― Монголиянең төньяк-көнбатышында (Дархад казанлыгында(рус.)татар., Хөвсгөл аймагында(рус.)татар.) яшәүче азсанлы төрки телле халык ― дуһалар (цаатаннар) теле. Телләре Саян телләре төркеменә керүче Тоҗу тывалары теленә һәм тофа теленә якын. Хәзерге вакытта көнкүрештә монгол теле киң кулланыла. Тиз юкка чыгып баручы тел. Дуһа теле Монголиядә яшәүче 24 этник төркемнең берсенең теле[2]. Дуһалар шулай ук Монголиядә яшәүче дүрт төрки кабиләнең берсе. 2010 елга алынган мәгълүматларга караганда, бу телдә сөйләшүчеләр саны нибары 282 кеше тәшкил иткән[3], 2020 елга 208 кешегә калган. Әмма бу телне белүчеләр саны 500 гә якын кеше, дигән мәгълүмат бар[4].
Дуһа теле | |
Үзисем: |
тyъha тыл |
---|---|
Илләр: | |
Күзәтүдә тора: |
юк |
Сөйләшүчеләр саны: |
~500 кеше (бәяләмә)[1] |
Халәт: |
җитди куркыныч астында[d] |
Классификация | |
Төркем: |
|
Язу: |
юк |
Тел кодлары | |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
dkh (тәкъдим ителә) |