From Wikipedia, the free encyclopedia
Доганың (келәү, гарәп. دعاء — сорау, ялвару) нәрсә икәнен аңлатучы һәм бер-берсеннән өлешчә аерылып торучы билгеләмәләр бар[2][3][4][5][6].
Дога | |
Һәштәге | Prayers[1] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | manifesting[d] |
Дога Викиҗыентыкта |
Шулай да, түбәндәге билгеләмәләр төрле фикер ияләре тарафыннан кабул ителерлек дип уйланыла: дога — “иманлы кеше тормышының әһәмиятле өлеше”[2], “кешенең Ходайга, илаһларга, изгеләргә, фәрештәләргә, рухларга, табигать көчләренә, Югары Кодрәткә яки Аның арадашчыларына” мөрәҗәгать итүе[4], иҗтимагый һәм шәхси дини тормышның сүз яки фикер рәвешендә иң әһәмиятле чагылышы[5]. Дога “дан-шөһрәт белдерүләргә, сораулар белән ялвару һәм рәхмәт китерү”ләргә бүленә[6].
Традицияләр күптөрле табыну ысулларын алга сөрә. Көн вакытына бәйле догалар, ашау-өчү алдыннан яки ашаганнан соң укыла торган догалар, махсус физик ымнар яки позалар яши бирә. Кайбер Америка индеецлар биюне дә дога кылу ысулы дип күрә.[7] Кайбер суфилар әйләнеп торалар (ингл.).[8] Һинд диннәрен тотучылар мантраларны җырлый.[9] Яһүдләр басып торган догаларында алга-артка (атыну) тибрәнүләре һәм баш июләре пәйда була.[10] Мөселманнар намаз кылганда тезләнә һәм башны җиргә тидерә, сәҗдә кыла. Квакерлар тын кала.[11] Берәүләр стандарт ритуаллар һәм литургияләр буенча дога кылганда, башкалар җаны теләгәнчә (махсус бер тәртипкә карамаган) догаларны өстен күрә. Өченчеләр икесен дә куллана ала.
Бу методлар кешеләрнең доганың нәрсә икәнлеген төрлечә аңлауларын күрсәтә һәм түбәндәге ышанычларга нигезләнә ала:
Язылган чыганакларда дога кылу актының беренче телгә алынуы 5000 ел элек урын алган.[12] Кайбер антропология (, мәсәлән сэр Эдвард Тайлор (ингл.) һәм сэр Джеймс Фрэйзер (ингл.)) иң борынгы акыллы кешеләрдә бүгенге кешеләргә дога дип аңлашыла алган ритуалларның яшәүләренә ышаналар.[13]
Христиан даирәләрдә еш Фридрих Хейлерның (ингл.) систематик Дога типологиясе/Typology of Prayer күрсәткән алты төр дога (примитив, ритуаль, борыгы грек мәдәниятле, фәлсәфи, мистик һәм күрәзәче) өчен телгә алына.[14]
Яһүд динен тугрылыклы тотучылар көнгә өч тапкыр гыйбадәт кыла, яһүд бәйрәмнәрендә һәм махсус көннәрдә гыйбадәтләре озынрак сөрә һәм үзенә Тәүраттан укуларны ала.
Шулай ук көн дәвамында күп тапкыр кабатланган ритуаллар урын ала - иртүк уянудан соң юыну, икмәк ашау алдыннан юыну, ашаудан соң дога кылу һ.б.
Анимизм ышанычларындагы практикаларга турыдан-туры дога дип дию дөрес булмаса да, рухлар дөньясы белән элемтәгә керү анимистларның тормыш рәвешенең төп ягы булып тора.
Ацтеклар динен тулысынча анималист дип әйтү кыен. Ул саны яктан туктамыйча үсеп баручы илаһиләр пантеонына ия иде, һәм шаманнар бу илаһиләргә табыну/ялвару ритуалларын махсус багышланган гыйбадәтханәләрдә уздыра иделәр. Дога кылу өчен төрле корбаннар китерә таләп ителә иде: ашамлык, чәчәкләр һәм хайваннар. Корбанның зурлыгы илаһка юнәлтелгән таләпнең зурлыгыннан тора иде, иң әһәммиятле ритуаллар өчен үз канны актыру (колактан, кулдан, телдән, аяклардан, күкрәктән яки гениталияләрдән), кеше тормышын бирү (сугышчы, әсир яки үзенекен дә).[15]
1872 елда, Френсис Гальтон (ингл.) доганың тышкы тирәлеккә физик тәэсире булуын ачыклауга багышланган киң танылган статистик эксперимент куйды. Гальтон куйган гипотеза буенча, доганың нәтиҗәсе булса, һәр Якшәмбе исәнлек-саулыклары өчен меңнәрчә кеше дога кылган Британ Патшасының гаилә әгъзаләре озынрак яшәргә тиеш булып чыга иде. Уздырылган тикшеренү Британ империясенең патша гаиләсе әгъзәләре Британ империясенең гомуми халкының тормыш озынлыгыннан аерылмаганлыгын күрсәтте.[16] Экспериментның төп максаты сатира булса да, һәм төрле ялгышлыклар кертү факторлары ачыкланса да, ул кешелек тарихында каршылыклы нәтиҗә белән тәмамланган күп төрле тикшеренүләр өчен тәүочрак булды.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.