Гарасат
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гарасат (тайфун) — гаять зур атмосфера өермәләре. Алар тропик диңгезләр өстендә, өскә күтәрелгән җылы һава зур өлкәләрне бик тиз бөтерелә башлагач барлыкка киләләр. Бөтерелүче шундый зоналарның диаметры 500, хәтта 1000 километрга җитәргә мөмкин, ә кырыйларда бөтерелү тизлеге сәгатенә 400 километрга кадәр була.
Гадәттә гарасат вакытында коеп яңгыр ява, тирә-юньне су баса. Мондый афәт зур җимерелүләргә, кешеләр үлеменә китерә. Гарасатлар Филлипин утрауларында, Япунстанда, АКШның көньяк өлешендә еш була.