Гамбиядә төп дин From Wikipedia, the free encyclopedia
Гамбиядә ислам (ингл. Islam in the Gambia, гарәп. الإسلام في غامبيا ) – күпчелек дине. Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы[1] Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар [2]. Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр [3]. Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә.
Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый [4]. Ил халкының 96 % ы Ислам динен тота. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.
Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар [5].
Хәзерге Гамбия җирләренә ислам дине XI гасырда мөселман сәүдәгәрләре белән килә. XIX гасырда мөселман дине Гамбиядә төп дингә әйләнә. Җирле диннәргә ышанучылар Ислам динен кабул итә [6].
XX гасыр башында Ислам диненең йогынтысы Британия оккупациясе шартларында дәвам итә. 1905 елда Британия колониаль идарәсе Ислам суды (шәригать суды) төзергә рөхсәт итә һәм Гамбия мөселманнары эшләрен карау өчен Казый вазифаи затын билгели. Британия колониаль хакимиятләре тарафыннан контрольдә тотылучы Гамбия Югары суды кайбер очракларда казыйлар кабул иткән карарларны кире каккан [7].
1965 елда Гамбия Британия идарәсеннән бәйсезлек ала, башта конституцион монархия, 1970 елда Милләтләр берлеге кысаларында республика оештырыла. Ил, нигездә, дөньяви булып кала. 1970 елдан башлап Гамбиядә бары тик өч президент кына сайланган. Ил 2015 елда «ислам республикасы» дип игълан ителгән, 2017 елда ил президенты Адама Бэрроу тарафыннан кире кагылган[8].
Гамбиядә Ислам шәригать кануннары нигезендә, күпхатынлылык (полигиния) рөхсәт ителә. Илнең элекке (1994–2017 елларда) президенты Яхъя Җәммә дә, хәзерге президент Бэрроу да бердән артыкка өйләнгән.
Гамбиядә һомосексуальлек катгый тыелган[9].
1994 елгы дәүләт түнтәрелешеннән соң, АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре Гамбиягә финанс ярдәме күрсәтүне туктаткан. Шул вакыттан башлап, Фарсы култыгы илләре, шулайук Ливия, мәчетләр, мәктәпләр, хастаханәләр төзелешенә зур ярдәм күрсәтә башлаган[10].
2019 елда Гамбия БМОга Мьянманың рохинҗа мөселман халкы белән мөгамәләсенә каршы дәгъва биргән, илне рохинҗа халкына каршы геноцидта гаепләгән[11].
Гамбия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы.
1990 елда Гамбия милли уку программасына исламны мәҗбүри фән буларак өйрәнү кертелгән [10].
2015 елда хатын-кыз җенси органының бер өлешен кисеп алү (клиторидэктомия) кебек йоланы тыю турында игълан ителгән, «ул Исламда мәҗбүри түгел», дип белдерелгән. Тыю игълан ителгән вакытка Гамбия хатын-кызларының 76 % ы бу процедураны узган дип санала [12].
2016 елда илдә яшүсмер кызларга никах укуны тыю турында карар кабул ителгән [13]. Әлеге карар кабул ителгәнче, 18 яшькәчә кызларның 30 % ы кияүгә бирелгән булган [14].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.