From Wikipedia, the free encyclopedia
Габделмәңгыйм Әминов, Габделмәңгыйм Шәкүр улы Әминов (рус. Абдул-Монгим Шакурович Аминов, 1908 елның 15 феврале, РИ, Самара губернасы, Яңа Үзән өязе, Савинка — 1968 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — механик, физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1949), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1957). Механик системаларның хәрәкәт тотрыклыгы буенча Казан гыйльми мәктәбенең әйдәп баручы вәкиле.
Төп фәнни хезмәтләре аэродинамикага һәм үзгәрүчән массалы җисемнәр механикасына багышланган.
Габделмәңгыйм Әминов | |
---|---|
Туган телдә исем | Габделмәңгыйм Шәкүр улы Әминов |
Туган | 15 февраль 1908 РИ, Самара губернасы, Яңа Үзән өязе, Савинка авылы |
Үлгән | 3 август 1968 (60 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | физик-механик, галим |
Җефет | Асия Гобәйдуллина, табибә |
Балалар | ике улы |
Бүләк һәм премияләре | , |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
1908 елның 2 (15 февралендә) Самара губернасы Яңа Үзән өязе (1920-елларда Идел буе алманнары АССРы Палласовка кантонына кергән, хәзер Волгоград өлкәсе Палласовка районы) Савинка авылында мөәзин гаиләсендә сигез баланың өченчесе булып туган. 1914—1921 елларда татар һәм рус мәктәпләрендә белем ала. 1921—1924 елларда авыл хуҗалыгында эшли. 1924—1926 елларда Сарытауда ФЗӨ мәктәбе тибындагы уку йорты — Сарытау профтехмәктәбендә укый. Ике ел укыгач, әлеге уку йортында укытудан канәгать булмыйча, Казанга күчә, югары уку йортларына хәзерләү курсларына керә. 1928 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына кабул ителә, яңа оештырылган аэродинамика бүлеген тәмамлый (1932).
1932 елда Казанда авиация заводы төзелә башлый. Аны кирәкле кадрлар бедән тәэмин иү өчен, КДУның аэродинамика бүлеге нигезендә, 1932 елның мартында Казан авиация институты (А. Н. Туполев исемендәге КДТУ, хәзерге А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) ачыла. Институт ачуны башлап йөрүчеләрнең берсе профессор Н. Г. Четаев (1902—1959) була. Аның җитәкчелегендә Г. Ш. Әминов КАИда аспирантурада укый, теоретик механика буенча дәресләр алып бара. «Гаусс принцибына карата» темасына КДУда кандидатлык диссертациясе яклый (1935).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.