From Wikipedia, the free encyclopedia
Владимир Попов, Владимир Александр улы Попов (рус. Попов Владимир Александрович, 1924 елның 24 июне, СССР, Украина ССР, Мариуполь округы, Мариуполь ― 2023 елның 27 октябре, РФ, ТР, Казан) – нәкышче рәссам, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган рәссамы (2003), Татарстан АССРның халык рәссамы(1986), Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1975).ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1961).
Владимир Попов | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Александрович Попов |
Туган | 24 июнь 1924 (100 яшь) Мариуполь, Украина ССР, ССРБ |
Үлгән | 27 октябрь 2023 (99 яшь) Казан, Россия |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | (2014) |
1924 елның 24 июнендә Украина ССРның Мариуполь округы Мариуполь шәһәрендә хәрби гаиләдә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Кызыл Йолдыз ордены, ике II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.[1] 1947 елдан Казанда. 1951 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1955 ел дан бөтенрусия, 1963 елдан чит ил күргәзмәләрендә катнаша:
2023 елның 27 октябрендә 100нче яшендә вафат. [2]
Уку йортын тәмамлагач, үзен барлык жанрларда да сынап карый. “Барлык гасырлар һәм халыкларның дини мигъмарияте” шәлкемен башлап җибәрә. Христиан сәнгате өчен ССРБ ның төньягына бара. Кижи, Псков, Соловки, Архангельск,Онега, Бөек Новгородтагы чиркәүләрне ясый. Ислам сәнгате өчен Урта Азиягә бара. Хивә, Бохарадагы тарихи корылмаларны ясый. Үзенең 70 яшенә күргәзмәсен әзерли.[3]
Иҗатында кискен үзгәреш ясауга Казан университеты профессоры Покровскийның китабы этәргеч була. Анда инкыйлабка кадәр яшәгән каллиграфларның 120 эше тупланган була. Үзен шушы юнәлештә сынап карарга тели. Коръән сатып ала, үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнә. Нәҗип Нәкъкашны үзенең остазы дип саный. Шәкерте – Гөлназ Исмәгыйлева.
рус милләтеннән булган бердәнбер рәссам. Татар сынлы сәнгате өчен – көтелмәгән зур ачыш, аны халыкара танылуга алып чыгучы яңа агым. 2000 елда Тәһранда үткән VIII Коръән һәм каллиграфия күргәзмәсендә көмеш медаль яулый һәм алтын хәрефле Корьән белән бүләкләнә.[4]
Соңгы 20 елда Шәрык каллиграфиясе сәнгате белән шөгыльләнә: шамаилләр, тугралар, каллиграфияле нәкышләр төзи.[5]
шамаилләр төзеде.[4] “Аллаһ”(2000), “Мөхәммәд пәйгамбәр”(2001) эше, “Аллаһыга дан” (2001), “Шаһәдәтнамә” (2001), “Кәгъбә” шамаилләре рәссамның графика остасы булуын раслый.[6]
Халыкара «Каллиграфия тынычлык яклы» күчмә күргәзмәсенә дә зур өлеш кертә. В.А. Попов белән бергә күргәзмәгә Джозеф Чечвурд (Яңа Зеландия), Исмәт Кетен (Төркия), Мөхәммәд Кармад һәм Хәсән Мәгри (Марокко), Гөлназ Исмәгыйлова һ.б. каллиграфлар да кушылды. Күргәзмә Әнкарада, Рабат, Фес (Марокко), Амман (Иордания), Казанда, Минскида, Гомельдә, Витебскида уздырылды.
2000 елда шәхси күргәзмәсе Мәскәүдә Көнчыгыш музеенда, Мисырның мәдәни үзәгендә Һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә үтә.
Владимир Поповның сәнгате беркемнекенә дә охшамаган, уникаль сәнгать Харис Якупов, СССРның халык рәссамы |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.