Википедия:Сурәтләү
From Wikipedia, the free encyclopedia
Википедиядә мәкаләләр битләрендә төрле сурәтләр урнаштыру хуплана гына. Мәкаләне рәсем, яки схема белән бизәр өчен, сезгә берникадәр әзерләнү эшләре башкарырга туры киләчәк.
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
![]() |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Авторлык хокукы астында сакланган рәсемнәрне йөкләү мәсьәләләренә игътибарлы булыгыз, рәсемнәрнең чыганакларын һәм авторлык хокукы астында нинди яклануы барлыгын тасвирлау битләрендә тулысынча билгеләгез, һәм сурәтләрне башкача да мөмкин кадәр файдалы һәм күп тапкыр кулланылучы итәргә торышыгыз. |
Алдан сурәтләрне барлык Викимедиа проектлары өчен уртак файллар җыентыгы булган Викиҗыентыкта яки Википедиянең татар өлешендә сакларга кирәк. Викиҗыентык отышлырак, чөнки андагы файлларны аерым йөкләмичә барлык тел Википедияләрендә дә кулланып була. Мәкаләләрне тәрҗемә иткәндә бу бик уңай.