Википедия:Идарәчеләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Идарәчеләр (шулай ук админнар яки сис-оп-лар (система операторлары (ингл.)) - Татар Википедиясе эчендә кайбер махсус адымнар кылырга техник мөмкинчелек бирелгән Википедия мөхәррирләре.
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
![]() |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Идарәчеләр - Татар Википедиясендә махсус кораллар белән эш итәргә ышаныч белдерелгән кулланучылар. Алардан үзләрен югары мөгамәлә стандартларына тугрылыклы тоту, тапшырылган коралларны гадел куллану, бәхәстә өскә алу өчен аларны һич кулланмау көтелә. |
![]() |
Бу биттә Татар Википедиясенең эшчәнлек тәртипләрен билгеләүче киңәш-кулланма проекты тасвирлана. Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз тәртибен кабул иткәнче, ![]() |
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d1/Wikipedia_Administrator.svg/200px-Wikipedia_Administrator.svg.png)
Бу җаваплылыкларны ихтыярый рәвештә кабул иткән идарәчеләр, җәмәгатьчелек тарафыннан сайлану процессы аркылы уза һәм күзәтелеп торыла. Алар Викимедиа фонды хезмәткәрләре түгел һәм шундый рәвештә эш кылмый. Алар үзләренә тапшырылган коралларны кулланырга һич мәҗбүр ителми һәм үзләре өлеш булган бәхәстә өстенлек алу өчен аларны һич кулланмаска тиеш. Идарәчеләрне Викимедиа система администраторлары ("сисадминнар") белән бутамагыз.
Идарәчеләр исемлеге |
автоматик рәвештә төзелгән исемлекне кара |
төзәтергә |