From Wikipedia, the free encyclopedia
Ватандашлык (ешрак рус алынмасы гражданствоны, яки анын нигезендә чыгарылган гражданлыкны күреп була) — шәхес һәм дәүләт арасындагы бер-берсенә таба хаклар һәм вазыйфалар мәсъәләләрдәге тотрыклы сәяси-хокукый мөнәсәбәт.
Ватандашлык | |
Нигезсалгыч текст | Кеше хокукларының гомуми декларациясе |
---|---|
Тәртипне билгеләүче төп текст | Европейская конвенция о гражданстве[d] һәм Конвенция о сокращении безгражданства[d] |
Ватандашлык Викиҗыентыкта |
АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә ватандашлык мәсьәләләре Россия Федерациясе вәкаләтләренә караганы билгеләнә. Дәүләт дип саналган республикаларның аерым ватандашлыгы статусына хокукы сакланса да, ул символик кына.[1]
Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашы булуы. Соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели.
Соңгы еллар эчендә, кайбер дәүләтара оешмалары ватандашлык белән бәйле төшенчә һәм терминологиянең мәгънәсен халыкара мөнәсәбәтләр киңлегенә чыгара башладылар,[2] — бу оешмаларның әгъза-илләре ватандашларына кагылышлы дип билгеләүләре белән. Бу дәрәҗәдәге ватандашлык икенчел дәрәҗә төшенчә, аның хокуклары милли дәүләтнең ватандашлыгы билгеләгән хокуклардан бәйле.
Европа Берлеге ватандашлыгы (ингл.) төшенчәсе Маастрихт килешүе (ингл.) нигезендә барлыкка килде. Европа Берлеге турындагы килешүнең (ингл.) 17 (1) матдәсе билгеләгәнчә[3]:
Бу матдә нигезендә Аурупа Берлегенең ватандашлыгы барлыкка килә. Әгъза-илнең ватандашы булган һәрбер кеше Берлекнең ватандашы була. Берлек ватандашлыгы өстәмә бер статус һәм милли дәүләтнең ватандашлыгын алыштырмый.[4]
"Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы (ингл.)" төшенчәсе Милләтләр Дуслыгының барлыкка килүеннән бирле куллана. Аурупа Берлеге белән кебек үк, кеше Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгына Милләтләр Дуслыгы әгъза-илнең ватандашы булып кына ирешә ала. Шундый ватандашлык рәвеше кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә кайбер өстенлекләр тәкъдим итә:
Ватандашлык гадәттә бәйсез милли дәүләтнең әгзасы булуына караган төшенчә, ләкин бу термин шул ук арада субъект дәрәҗәсендә дә кулланыла ала. Субъектның сәяси тормышында катнашу яки аның хөкүмәте тәкъдим иткән башка өстенлекләрне куллана алу өчен Дәүләт субъектлар (ингл.) яшәү урыны (ингл.) кебек төрле шартларны билгели алалар. Шундый очракларда, бу шартларга туры килгәннәре кайбер очракларда бәйле дәүләт, провинция яки регионның ватандашлары дип тә санала. Бу системаның үрнәге Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашлыгы, соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели. Башка бер үрнәге — Финләндия эчендәге махсус провинциаль ватандашлык (hembygdsrätt) хокукына ия булган Аланд утраулары резидентлары.
АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала. Һәрбер штат иң әзеннән бер милли милиция трансфер хезмәтенә кергән хәрби көчне (штатның милли гвардиясе), һәм кайберәүләр национализацияга дүчар була алмаган өстәмә икенчел хәрби көчләрен тоталар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.