From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөгелде елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында. Зәйнең сул кушылдыгы (Чулман елгасы бассейны). Озынлыгы 8,4 км, бассейнының мәйданы 31 км². Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Перцовка авылының көнбатыш читендә, тамагы Икенче Бөгелде авылыннан 1,9 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы — 64 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 48%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,016 м³/с. Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Елга Зәй автоагрегат заводының агынты суларын кабул итүче буларак файдаланыла (елга 6 млн. м³ га кадәр).
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°20'20"тн, 52°1'41"кнч |
РДСР | 10010101512111100029614 |
Нинди сулыкка коя | Дала Зәе |
Озынлык | 13 километр |
Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.