шәһәр, Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.
Бәләбәй | |
баш. Бәләбәй | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1757 |
---|---|
Рәсми исем | Белебей |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городское поселение город Белебей[d][1] һәм Бәләбәй райуны |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Белебей[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Николаев, Николай Михайлович[d] |
Халык саны |
2300 (1856)[2], 5800 (1897)[2], 8100 (1913)[2], 11 400 (1926)[2], 11 500 (1931)[2], 15 500 (1939)[2], 22 900 (1944)[3], 18 900 (1945)[3], 19 300 (1946)[3], 20 300 (1947)[3], 26 172 (1959)[4], 32 000 (1967)[2], 32 460 (1970)[5], 43 213 (1979)[6], 51 000 (1987)[7], 53 443 (1989)[8], 55 600 (1992)[2], 58 000 (1996)[2], 59 000 (1998)[2], 60 600 (2000)[2], 60 900 (2001)[2], 60 928 (2002)[9], 60 900 (2003)[2], 61 200 (2005)[2], 61 100 (2006)[2], 61 000 (2007)[2], 61 061 (2008)[10], 60 847 (2009)[11], 60 700 (2010)[2], 60 200 (2011)[2], 59 900 (2012)[12], 59 683 (2013)[13], 59 533 (2014)[14], 59 430 (2015)[15], 59 204 (2016)[16], 59 123 (2017)[17], 59 175 (2018)[18], 59 137 (2019)[19], 59 229 (2020)[20], 59 195 (2021)[21] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 300 метр |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 34,26 км² |
Почта индексы | 452000 |
Рәсми веб-сайт | belebey-mr.ru |
Беренче язма телгә алу | 1757 һәм 1715[22] |
Җирле телефон коды | 34786 |
Бәләбәй Викиҗыентыкта |
Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.
Бәләбәй климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −11,4 | −11,2 | −6,1 | 4,3 | 13,5 | 19,0 | 20,9 | 18,3 | 12,4 | 4,3 | −5,1 | −10,7 | 4,1 |
Чыганак: NASA. База данных RETScreen |
Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.
XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.
АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.
1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша.
1856[2] | 1897[2] | 1913[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1944[3] | 1945[3] | 1946[3] | 1947[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2300 | ↗5800 | ↗8100 | ↗11 400 | ↗11 500 | ↗15 500 | ↗22 900 | ↘18 900 | ↗19 300 | ↗20 300 |
1959[4] | 1967[2] | 1970[5] | 1979[6] | 1987[7] | 1989[8] | 1992[2] | 1996[2] | 1998[2] | 2000[2] |
↗26 172 | ↗32 000 | ↗32 460 | ↗43 213 | ↗51 000 | ↗53 443 | ↗55 600 | ↗58 000 | ↗59 000 | ↗60 600 |
2001[2] | 2002[9] | 2003[2] | 2005[2] | 2006[2] | 2007[2] | 2008[10] | 2009[11] | 2010[2] | 2011[2] |
↗60 900 | ↗60 928 | ↘60 900 | ↗61 200 | ↘61 100 | ↘61 000 | ↗61 061 | ↘60 847 | ↘60 700 | ↘60 200 |
2012[12] | 2013[13] | 2014[14] | 2015[15] | 2016[16] | 2017[17] | 2018[18] | 2019[19] | 2020[20] | 2021[21] |
↘59 900 | ↘59 683 | ↘59 533 | ↘59 430 | ↘59 204 | ↘59 123 | ↗59 175 | ↘59 137 | ↗59 229 | ↘59 195 |
Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: руслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.
Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу предприятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.
Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.[23]
Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Россия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог.
1930 елда (бирегә Уфадан чуаш педтехникумын да күчерәләр) аны Бәләбәй педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуаш педтехникумы исемен ала.
1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда рус, башкорт, татар, чуаш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.[24]
“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.
«Бәләбәй хәбәрләре» (тат.), «Урал Сасси» (чуаш) газеталарының редакциясе урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.