кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәкер Чобан-задә (тулы исеме Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, кырымтат. Bekir Vaap oğlu Çoban-zade, Бекир Ваап огълу Чобан-заде) — кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече.
Бәкер Чобан-задә | |
---|---|
Туган телдә исем | Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, Bekir Vaap oğlu Çoban-zade |
Туган | 15 май 1893 Карасубазар, Кырым, Россия империясе |
Үлгән | 13 октябрь 1937 (44 яшь) ССРБ, АзССР, Бакы |
Милләт | кырымтатар |
Ватандашлыгы | Русия империясе РСФСР СССР |
Әлма-матер | Будапешт университеты[d] |
Һөнәре | шагыйрь, галим (төрки телләр белгече) |
Эш бирүче | Бакы дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
1893 елның 15 маенда Кырымның Карасубазар шәһәрендә туган. 1937 елның 13 октябрендә Бакыда вафат.
Карасубазарда урта мәктәп – рөшдияне (1908 ел), мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулда Галатасарай лицеен һәм университетның гарәп-француз бүлеген (1914 ел), Будапешт университетын (1920 ел) тәмамлый.
Кыпчак теленең кулъязма һәйкәле булган «Кодекс куманикус»ны ( «[Коман мәҗмүгасы»н) өйрәнеп, 1920 елда докторлык диссертациясен яклый. Будапешт (Маҗарстан) һәм Лозанна (Швейцария) университетлары профессоры.
1922 елдан Кырым (В. И. Вернадский исемендәге Таврида милли) университеты ректоры. Татар педагогика техникумында укытучы булып эшли.[1]
1924 елда Азәрбайҗан хөкүмәте чакыруы буенча Бакы университетына күчә, азәрбайҗан телен латиницага күчерүдә башлап йөри. ССРБ Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегенә әгъза итеп сайлана.
1930-1935 елларда Фәрганә, Бохара пединститутларында, Ташкәнт университетында укыта.
1935 елда Париж тел белеме җәмгыятенә сайлана.
1928 елдан Кырым һәм Бакы матбугатында Бәкер Чобан-задәне «пантюркизм»да гаепләп, аңа каршы язмалар күренә башлый.
1937 елның 28 гыйнварында Кисловодскида кулга алына. «Милли һәм пантюркист оешмалар эшчәнлегендә катнашу»да гаепләнеп, иң каты җәзага хөкем ителә.
1937 елның 13 октябрендә атыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.